БУЛАТ ОКУДЖАВА ЖЫРЛАРЫНЫҢ ТӘРЖЕМӘСЕ
“БУМАЖНЫЙ СОЛДАТ”
Бер матур гайрәтле гаскәр
Дөньяда яши иде.
Кызык күреп балалар
Куанып уйныйлар иде.
Ул тырышты жир йөзендә
Халыкны бәхетле итергә.
Гаскәрне ясап кәгазьдән,
Элеп куйганнар жепкә.
Сезнең өчен ике рәт
Утка, суга төшер иде.
Бәлки, Сез көләсез бит ,
Кызыклы ялган гаскәр дип.
Нигә Сез акыллашып,
Йөрәк серләрен тапшырып,
Аңа сөйләп бирмисез?
Кәгазь гаскәрдән яшерәсез.
Кай чакта “Огня”, ”Огня”
— дип сорап куя, түзә алмый.
Гаскәр жанын аямый,
Тынычлык үзенә эзләми.
— В Огонь? Барасыңмы? Бар!
Көттерми, ашыгып йөгереп китә.
Сугышып бушка жанып бетә.
Ник жанмасын кәгазь нәрсә.
“У ПОЭТА СОПЕРНИКОВ НЕТ…”
Поэт белән ярышучы юк,
Урамында, язмышта да.
Жиһанга житкереп кычкырса да,
Сезне әйтми, үзе турында гына.
Ябык кулын һавага сузса да,
Тормыш көче азая барса да,
Кичерә күр дип, гафу үтенсә дә,
Ул Сезгә тиешми, үзен әйтә.
Нишләсен? Ахыр читкә житсә,
Жаны билгесез хәлгә төшсә,
Юлы артта калды, эш эшләнде…
Чишерсез: Кемгә кирәк, нәрсәгә.
Ачы балмы, әллә кайгы кичерүме?
Гыйбадәтханә әллә тәмүгъ уты…
Аның нәрсәләре — хәзер сезнеке,
Барыда сезгә багышланган.
“ПИШУ РОМАН”
Шакмаклы дәфтәрдә роман язам,
Язамын да, битләрен ертам.
Февраль айы, чәчәк тәрәзәдә.
Ничек яшәдем, яшим хәзер дә.
Кыштырдый дәфтәрнең битләре,
Ләкләт канаты кебек таза үзе.
Ә мин эзлим килбәтсез сүзләрне
Язар өчен күптән үткәннәрне.
Кирәкмәсне күккә күтәрәләр,
Аңлап житмичә өстән карап.
Уйыгызда тора артык мактаулар
һәм юкка чыга торганнар.
Сезгә теге ак кәгазъ аркылы
Күренми, күз яшен ничек түгәм.
Ата-анамны ничек яратам,
Шулай үз Ватанымны сөям.
“ВСЮ НОЧЬ КРИЧАЛИ ПЕТУХИ…”
Төн буйы әтәчләр кычкыра
Муеннарын селкетеп.
Яңа шигырьләрне күреп,
Укыган кебек күз йомып.
Нәрсәдер бар бу кычкыруда,
Зәһәрле истән, кайгыруында…
Нигә ирләр үзеннән үзе оялып,
Өйгә керәләр түбән иелеп.
Ул кычкыру ерак-ерак иде,
Якында гына ишетелә иде,
Әллә сыйпыйлар чит кешеләрне
һәм яратып житмәгәннәрне.
Сыйпап туйгач, хәлең беткәч,
Отказ бирү уңайсыз булгач…
Төн бик озак, йокламагач,
Таңның яктыруын көткәч.
“ПОЖЕЛАНИЕ ДРУЗЬЯМ”
Бер-беребезгә соклансак, ачып әйтик.
Күпертеп әйтүдән без курыкмыйк.
Мактау сүзләрне дә ишетеп куйыйк —
Ул бит мәхәббәтнең бәхетле чагы.
Кайгыру, елау да булсын ачык,
Бергәме, алмаш-тилмәш, бүләкме.
Яманлап сөйләгәнгә күңел салмыйк,
Күңелсезлек тә — мәхәббәт күршесе.
Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйк,
Ялгышлык эшләмәскә тырышыйк.
Без икебез, яшик юл куеп кына,
Тормыш дигән – ул, бик кыска.
“НА ПОЛЯНКЕ ДУХОВОЙ ОРКЕСТР…”
Әгәр очратсаң…духовой оркестрлар,
Нигәдер билгеле маршны уйныйлар.
Без барыбыз да исән-сау, әле теребез.
Кемне? Кем? Таң атуда күрербез.
Ефрейтор мәжбүр итә чигенергә.
Күзен зурайткан, көенечле хәлдә…
Тирән, тирән, аннан тирән булмас,
Куенында өчпочмак хатны яшерә.
Яшь лейтенант – комбат итеп куелган, ди.
Гажәп, уңыш көтеп картасын карый.
Янымда гаскәр, мине абыем дип атый,
Кан тамыры бер шул, гомумән алганда.
Оркестр туктады – ул үзе безгә билге.
Товар запаслары: кан, кургаш, … әзер.
Ничә минут… 3,4… таңга, жиңешкә кадәр?
Күпме калды сугыш ахырына кадәр?
“А ЧТО-ТО МНЕ НЕ ВЕРИТСЯ…”
Ышанасым килми, абыем, сугышта катнашуыма.
Әллә мәктәптә укучы рәсемгә төшереп куйдыма?
Кулымны селкегәч куйдым, тыпырдаган аягыма.
Өметләнеп исәнлеккә, жиңеп чыгасым килә.
Ышанасым килми, абыем, берәүне үтерүемә.
Әллә болай гына кичен, кинода мин күрдемме?
Корал кулымда тотмадым, кеше жанын сакладым.
Хыянәтсез минем жаным, ап-ак таза кулларым.
Нигәдер ышанасым килми, сугышып исән калуыма.
Мөмкин яраланып үлеп…ожмах рәхәтен сизәм.
Куышчык, агачлык, бөдрә чәч иыктан…нәрсә генә юк.
Бу искиткеч тормышны төшемдә генә күрәм.
“МГНОВЕННА НАШЕЙ ЖИЗНИ ПОВЕСТЬ…”
Тормыш хикәясе бик тиз уза,
Күзең ачып йомган арада.
Бер генә адым атла,
Син бөтенляй башка кеше…
Үткән көнебезнең һәрбер өлеше,
Тап-таза гына булырга тиешле.
Ни генә әйтмәгез, моның өчен,
Барыда гадел эшләнсен өчен
Нинди хөкем … А-дан Я-гә кадәр
Түләгез, түләгез яхшылык өчен.
Каты әйтмә, сөеклем, ярсып сөйләмә,
Теләгең, ихтыяр көчеңне киметмә,
Уйыңны һәм күз яшеңне яшермә.
“ПЕСЕНКА”
Оятлы, намуслы, дәрәжәле —
Менә шундый, безнең изге көчләр.
Курыкмый суз аңа уч төбеңне
Аның өчен утка да төшәләр.
Искиткеч тышкы кыяфәте,
Аңа тапшыр кыска гомереңне.
Мөмкин, син жиңүче булмассың,
Әмма, кешелектә вафат булырсың.
“ЧЕРЕЗ ДВА ПОКОЛЕНИЯ…”
Ике буыннан соң жир йөзенә
Бүген булмаган кешеләр чыга.
Минем куркуым гажәп аларга,
Чырайым овалы да бозылып күренә.
Бүленмәслек мәхәббәтнең жебе
Йөрәкләренә ук булып кадала.
Минем кыюсызлык, тартыну аларда
Богаусызлык һәм ачу тудыра.
Көнләшү, бер-береңне дошман күрү
Өстән чыга киң пространствода.
“ПОВЕРИВ В СНЫ…”
Алтынга һәм тоткарлап яшәүгә,
Фетнәгә, төшкә ышанганнар,
Эреп бетәр наданлыкта яшәп,
Мөгаен, авыз ачып калганнар.
Тәрәзәдән кара, анда нәрсә?
Вакытның исәп-хисабы нинди?
Жаны калтырый, иңбашы иелеп,
Битендә зәһәр күз яше генә.
Ә бу соңгы, иңрәп, үкреп елау
Юкка гына безне инандырмый.
Матурлык белән мәхәббәт түгел,
Мәңгелек дөньяны интегү саклый.
“ЕХАЛ ВСАДНИК НА КОНЕ…”
Атка менгән кеше килә.
Артиллерия бакыра.
Танк ата. Йөрәк жана.
Дар агачы ындырда…
Бу сугыш күрсәтмәсе.
Шиксез. Мин үлмәсмен:
Яраны син бәйләрсең,
Иркәләү сүзләр әйтерсең…
Таңга яра бетәшер… Бу
Яхшылык күрсәтмәсе.
Мир кан белән болганган.
Бу безнең иң соңгы яр.
Бәлки, кемдер ышанмас –
Жебен йолып ташлама…
Мәхәббәт күрсәтмәсе.
“ПЕСЕНКА ВЕСЕЛОГО СОЛДАТА …”
Шинель, әйберләр капчыгы, каска
Буялганнар саклангыч буяуга.
Бөкрәйгән урамны аяк суга…
Ничек гаскәр, гаскәр булу ансат.
Өйдәге мәшәкатьләрне онытам.
Кирәк түгел эш тә, эш хакы да.
Автомат уйнаган күк алга барам…
Ничек гаскәр, гаскәр булу ансат.
Әгәр нәрсәдер дөрес булмаса:
Әйтәләр, Илем эшләргә кушты.
Син гаепле түгел, бигрәк яхшы
Булсаң гаскәр, гади генә гаскәр.
“ПЕСНЯ ДУРАКОВ …”
Менә шулай бара безнең гасырда:
Һәрбер күтәрелүгә — суның төшүе,
Һәрбер акыллыга бер ахмак,
Гаделлектә бертигез барысы да.
Нигездә, уңайсыз ахмакларга.
Һәр ераклыктан күренәләр алар.
“Ахмак!” дип тилегә кычкыралар,
Ә шуңа аларның хәтере кала.
Ахмак битен кызартмас өчен, оялып,
Һәрбер кешегә берәүне билгеләп,
Һәр акыллыга этикетка итеп
Асып куйган бер ярлыкны элеп.
Күптән гадәттә кешегә ярлык бирү,
Ә арзан ярты тиенгә кадак асу.
Акыллыга кычкыралар “Ахмак!”, “Ахмак!”.
Араларында күренми кала чын ахмак.
“БЕРЕГИТЕ ПОЭТОВ …”
Саклагыз безне, саклагыз поэтларны.
Гасыр, ярты гасыр, ел, атна, сәгать,
Өч минут, ике, бер минут кенә калды…
Сакласын берәүне — бер булып барлыгы.
Саклагыз поэтларны, ахмак кулыннан,
Сукыр күзле кыздан, ашыгыч хөкемнән.
Саклагыз безне, саклап булганга кадәр,
Һәлак булып ятып калганга кадәр.
Борзай этне караучы кебек сакламагыз.
Патша этен саклаган кебек сакламагыз.
Булар әле Сезгә тагын да шигырьләр,
Сез безне саклагыз, булар әле жырлар.
“ЧЕРНЫЙ КОТ …”
Тышта бар, урам як ишек,
Ерактан – бер кара тишек.
Ул подъезд – үзе поместье,
Кара мәченең өйе кебек.
Караңгылык аңа калкан,
Көлеп яшерә мыегын.
Мәчеләр жырлый да елый,
Кара мәче кычкырмый.
Ул күптән тычкан ашамый,
Көлемсери аларны күреп.
Алдамыйбыз сүздә торып,
Колбас кисәген биреп.
Таләп итеп, ул сорамый.
Сары күзен дә йоммый.
Һәрберәү үзе чыгарып бирә,
Узе рәхмәтен әйтә.
Ул тавышын да чыгармый,
Суын эчә һәм ашый.
Авырып китмәсме тамагың,
Идәнне кырса тырнагың.
Шуңа күрәдер күңелсез,
Торып яткан өйебез.
Элеп куймыйбыз лампочка,
Аңа жыелмый акча.
“НЕ ПРОБУЙ ЭТОТ МЕД …”
Дегет анда, балны татып карама.
Эшләп тапмаган малны – сорама.
Төкермә үз коегыңа. Мактанма.
Терсәккә бер карыш – тешләп кара.
Иртүк – эшләп, кичен – рәхәтлән.
Көздә уйга төшеп, кышта – дәртлән.
Дөнья шулай – барына чик куелган,
Исеңне югалтмаска бәхетлектән.
“НЕ ВЕРЬ ВОЙНЕ…”
Сугышка ышанма, балам,
Ышанма ул бик ямансу.
Ничек итекнең кысуы,
Шулай күңелсез, балам.
Синең житез атларың да
Эшли алмый бернәрсә.
Син дошманга – уч төбендә,
Уклар барысы – бер сиңа.
”ТЬМА И СВЕТ…”
Дөнья мәшәкатендә күп катнашып,
Мин беләм, томаналыктан яктыга
Бер заман кара фәрештә атлап,
“Котылу юлы юк”, — дип кычкыра.
Артыннан килә яткан ак фәрештә
Кыюсыз булса да, саф күңелле,
Игелекле хәбәр булгач, гүзәл итеп
Пышылдап әйтә “Ышаныч-өмет бар” дип.
“ГЛАЗА, СЛОВНО НЕБА СВОД…”
Күзе, көзге офык кебек һавада,
Күрмисең бит ут бу карауда.
Һава мине бастырык кебек баса –
Менә шулай ул мине ярата.
Хуш бул. Аерылабыз. Шәфкать көтмә!
Көннән көнгә күзгә бәрелеп тора —
Күкрәк буш, караңгы күз алдымда.
Менә шулай ул мине ярата.
Ах, яхшы булыр, үз юлыма китсәм,
Дәрәжәне саклар өчен өндәмим!
Олы яшьлек гаскәр – стройда торам.
Менә шулай ул мине ярата.
”ПЛЫЛ ТРОЛЛЕЙБУС…”
Троллейбус урамда йөзеп барды.
Бер хатын алда килә иде.
Троллейбуста ирләр барысы
Сүзсез артыннан карый иде.
Троллейбус йөреп алга чыкты,
Теге хатыннан узып китте.
Барлык ирләр троллейбустагы
Күзләрен алмый карап барды.
Троллейбусны йөртүче кеше
Карап, башын боргаламады:
Күпчелекнең берсе булса да,
Алга карарга бит тиешле.
Алматы 2014/04