ЕВГЕНИЙ ЕВТУШЕНКО ШИГЫРЬЛӘРЕ
(Сугыш еллардан исендә калганнар,
эшләп өйрәнгән яшьләр турында,
ничек балалар көн уздырган)
“ОШЕЛОМИВ МЕНЯ МАЛЬЧИШКУ…”
Мин нигәдер аптырап киттем
Хлебников китабына,
“Өйрән бик көчле поэт”дип
Тоттырдылар кулыма.
Кереш сүзен укып чыктым,
Портреты да ошады,
Гажәпләнеп уйлап куйдым,
Нигә бик аз тиражы.
“Искитәрлек нәрсә ме…”дип
Әнием дә кызык күреп,
Совинформбюро га күз төшереп,
Куйды ”Правда”га төреп.
Ә мин акча янчыгын алып,
Кибеткә йөгерәм бегом.
Талонга селедка алыйм
Йә, дуңгыз итен бекон.
“Нигә, улым, кич килдең”дип,
Танышым мыжылдады,
Химик карандашын тотып
Кулыма бер номер язды.
Чират алгач, күп уйламый
Кыек киртәдән төштем.
Чокыр, үрдән сикергәләп
Вокзал ягына йөгердем.
Анда бәла-каза күргән,
Ачлык, суык башыннан үткән,
Йолкыш, сәләмә киемлеләр,
Шау-шу итеп сөйләшәләр.
Йөрәгең әрни ыңгырашудан,
Тимгелле тиф – почмакларда.
Картлар, чәч тә таралмаган,
Утыралар төенчекләрдә.
Миңа утырырга урын да юк,
Унбер яшьтәмен, бик ябык.
“Хлебников”ны күкрәккә кысып,
Йөрим арлы-бирле чабып.
“Я СИБИРСКОЙ ПОРОДЫ…”
Нәселем себердән, себер кешесе,
Сарымсак кушып ашыйм ипине.
Кечкенә чактан ук паром тарттым,
Зур кеше кебек көчемне салдым.
Ока елгасында бик зур паром,
Командаларын ишетеп кенә торам.
Корыч канаттан уттай яна кулым.
Зур гәүдәле мин, киң маңгайлы,
Заклепка беркетеп ябыштырам.
Тирән көрәктә авыр таш-туфрак
“Казы” дигән жирләрне казыйм.
Юк-бар сөйләп кычкырмыйлар
Эшләп өйрәнәм, кулымда балта.
Начар агач өчен сугалар да –
Һөнәр өйрәтү булып санала,
Нигә дисәң, мине яраталар,
Миңа игелек яхшылык телиләр.
Авыр йөк астында иеләм, бөгеләм,
Кәйлә, колун-балта да кулланам.
Жиде кат тиремне сөртеп коргатам.
Чалгы белән үләннәрне дә чабам.
“Эч поша” дип борчылмыйм,
Үпкәләүдән курыкмыйм.
Тиски белән көчле кулларым
Кисеп, кагып төшереп өйрәнгән.
“Бар нәрсәне эшли алам”дип
Дошманга карап көеп елмаям.
Чөнки, барын да эшли алам,
Барын да бит мин беләм.
СВАДЬБЫ
О, сугыш вакытындагы туйлар!
Ачык булмаган билгесез уйлар, сүзләр,
Ялганлы ”Үтермиләр” дип сөйләүләр.
Усаллыкны суккан жил аркылы,
Карлы, себерелмәгән юлларда кышкы,
Очам туйга, күрше авылындагы.
Матурлап куйган чәчем, маңгаемда,
Атаклы бийче мин ишек алдында.
Купшы гына киенеп, вакытынча
Туганнары, дуслары янында,
Борчулы, аптырап егет тора.
Янында кызы – невеста – Вера,
Туй үтә, киер шинельне серый.
Чит жирдә, винтовкасын тотыр
Немец пулясы яуса, егылып та ятыр.
Cоңгы төнме, эчә алмый браганы –
Йорт брагасы; эчәргә кирәк аны.
Хәсрәтләнеп өстәл аркылы карап:
“Әйдә, топай, жибәрмисеңме биеп!”
Миңа карыйлар, эчкәнемне онытып
Чыгам гадәттән тыш борылыш ясап,
Аяк дагаларын шалтыратып.
Барыда миңа карыйлар күз салып,
Тыпырдыйм, идән буйлап чабып.
Сикереп, түшәмгә кадәр житеп.
“Гитлер капут!”дигән лозунг төшә очып.
Невестаның күзеннән ага яшьләр,
“Пляши!…” дип куймый кычкыралар…
Туктамыйм мин тагын биим, биим…
Жибәрәсе килмәгән иде, өйдә әнием…
Инде скатерть янында тезәләп йөрим.
Каты кайгырып елый невестам,
Тора күз яшендә дусларым,
Миңа куркыныч, бии алмыйм,
Ә биемәскә бит … ярамый.
ЗАВИСТЬ
Көнләшәм мин.
Бу секретны берәүгә дә ачмадым.
Ерак түгел, бер бала яши, беләм;
Аңа мин, көнләшеп кенә карыйм.
Ничек сугыша, шуңа да көнләшәм.
Мин булмадым ваемсыз, кыю бала.
Көнләшәм, ничек ул елмаеп көлә, —
Мин көлсәм, дусларның күңеле сүнә.
Йөзендә һаман синяк, орылган яра,
(Әнием исемдә, чәчне ”тара”, ”тара”).
Минем китапта ташлап киткәнне,
Ул яхшылап укый, ташламый.
Көчлерәк миннән бу ягыннан да,
Каты, саф, турылыгы белән дә,
Усаллыкны кичерми, яхшы эшкә дә.
Каләмне ”кирәкми” дип ыргытканда,
Ул ”кирәк булыр”дип әйтеп, аны ала.
Ул, әгәр сүтмәсә, бөтенләй кисмәс,
Мин әгәр чишсәм дә, кисеп ташламам,
Ул, берәүне сөйсә, аны ташламас.
Ә мин сөям дә, сөюебезне туктатам.
Көнләшүне яшерәм, елмаеп йөрәм.
Ялган күренештә, гади генә яшим.
“Кемгә дә бит кирәк хаталашырга,
Кемгә дә бит кирәк башкача яшәргә”.
Күпме генә үземә төшендермим:
“һәркемнең үз тормышы, үз язмышы.”
Мин онытмыйм, күршемдә бар бала –
Ул бик тырышып эшләп күберәк,
Миңа караганда күтәрелер югарырак.
“ЛЮДЕЙ НЕИНТЕРЕСНЫХ В МИРЕ НЕТ”…
(Тәржемә иткәндә, жаны гына кала дип
үземнән куштым. “Учение жизни”)
Берәү үз фикерендә яши,
Бәлкем, синнән арттырып яши.
Күпчелек арасында ул кызык,
Аның кызыклыгы синдә юк.
Һәрбер кеше кызыксындыра,
Карап торасың уйга калып.
Жисемнәрнең арасында да
Буламы соң охшашын табып.
Берәү тыныч кына яшәсә,
Ул үзенчә генә көн күрсә,
Кызыгалар үзенчәлегенә
Үз жайы белән яшәвенә.
Һәркемнең үз яшерен уйы була,
Шуңа аның күңел хисе тула.
Дөнььяда шатлыклы чак та була,
Күңел өшеткеч көннәрең дә.
Кеше үлә, бары да бетә,
Тәне туфракта череп бетә.
Сөйгән кешесе дә исеннән чыга,
Жаны гына үзенә кала.
Язган кәгазь, китабы кала,
Машинасы, рәсемнәр кала.
Калырга тиешленең арасында
Күп нәрсәләр китеп югала.
Карта уйнап ничек отылалар,
Шулай кешеләр үлеп бетәләр.
Кешеләр түгел, дөнья үзгәрә,
Үткән заман бик тиз омытыла.
Беләбезме әби, апайларны?
Беләбезме сөйгән дусларны?
Әти, әни… барысын беләсең,
Беләсеңдә шул, аңлап житмисең.
Кешеләр китә, булмый кайтарып,
Үлгән кешене аякка бастырып.
Нигә булмый аны яшәртеп?
Әйтәсем килә шуны кычкырып.
“ПРОКЛЯТЬЕ ВЕКА – СПЕШКА…”
Ләгънәт төшкән гасырда
Яшиләр ашыгычта.
Кешеләр тирен сөртә-сөртә
Тормыштан йөгереп үтә.
Шахмат пешкасы кебек
Цейтнот уйнарга вакыт юк.
Кеше кадерсезлеккә төшә.
Күп уйламый бәрешәләр.
Бер-бересен һәлак итәләр,
Артынча, тәүбә кылалар.
Син бер генә тапкыр дөньяда
Йокларга ятканыңда,
Йә, йөрәгең кайнаганда
Уйлап, ат та туктап кала,
Упкын сизеп тоягында.
Тукта ярты юлыңда.
Ышан тәкъдиргә, Һавага;
Аллаңны, син уйламасаң,
Үзең турында уйлан.
Кипкән яфрак кыштырдаса,
Карлыгып паровоз кычкырса да.
Аңла: Кызганыч хәл – ул ашыгу,
Бөеклек – туктап, көтеп тору.
”ПРИШЛИ ИНЫЕ ВРЕМЕНА …”
Башка заманнар житте,
Башка бер кешеләр үсте.
Этәрешеп, йөгерешеп,
Дошман утында пешерешеп
Уңайсызлык китерәләр,
Усаллык үстерәләр.
Бәлкем, алар башлыклар,
Яңгырда көтә аны кызлар.
Караңгыда яшерә-яшерә
Кашына төкерек ягалар.
Кызларың кайда, кайда?
Динсаулыкка…яңгырда…
Куркыныч тора алдыңда,
Оныкларны кара өйдә.
Дошманнар барысы югалды,
Шыпырт кына йөргәннәр,
Пышылдап сөйләшүләр,
Сынаулар гына калды.
Яшьлектә була урлау да,
Югалту да, сокландыру да.
Һич нәрсә китми, бетми дә,
Чөнки, үзгәрә барысы да.
Яңа заманнар туыр,
Башка исемнәр булыр.
“ВОТ СНОВА РОЩА В ЧЕРНЫХ ЯМАХ…”
Урман буйы кара чокырлар,
Егылып ята жирдә каеннар.
Жиләк сорый, үзе итә ант,
Яраланып яткан лейтенант.
Мин зур түгел, кечкенә буйлы,
Пилоткага жыеп кич булганчы
Егеткә жиләк китереп бирәм.
Чөнки, жиләк кирәк булмады.
Болытлы һава, төн эчендә
Калека артыннан калека –
Ил гизүче ярлылар арасында,
Хайрән калырсың, мин дә шунда.
Сазлы жирләрдә күңелсез,
Картасыз-нисез барабыз.
Күзләрне чыгышка юнәлтеп,
Аякны сөйрәп басабыз.
Ияреп килә бергә летчик та,
Кайдадыр аның самолеты?
Кулы яраланган моряк та
Кайда икән, белмим пароходы?
Атлар кешни, бала кычкыра
Сагыш, батырлык белдереп,
Тавышлап бөтен Россияга
Ап-ак колокольня чаң кага.
Хәерчеләр йөреше кебек,
Житәкләп баручыбыз юк.
Озакка житмәсә дә жиләк
Пилоткада исе, үзе юк.
24 сентября 2015 г.
Перевод стихов на татарский Абдулкаримова Найля.
70 летию Великой Победы посвящается.