УИЛЪЯМ ШЕКСПИР
Тәржемә иткән С. Маршак
Перевод на татарский Н. Ю.Абдулкаримовой
ПЫЛАЮЩУЮ ГОЛОВУ РАССВЕТ…
Иртүк ялкын башны кем күтәрә
Яткан аның урыныннан этәрә.
Сәлам жибәрә барлык жирнең өсте,
Искиткеч шәп нурларын тәңре.
Яшь чакларыңда төшке сәгатьтә,
Яктырткыч карый текә яр түбәсендә.
Нинди шатлык белән миллион күзләр
Алтын тәгәрмәчкә карыйлар.
Кайчан кояш әйләнуен тәмам итә,
Шулай тәгәрәп батышка житә.
Аны олылаучы һәм ялчылар
Инде башка якка карыйлар.
Яшьлекне куеп, калдыр улыңны,
Ул каршы алыр иртәңге кояшны.
ЛГУТ ЗЕРКАЛА – КАКОЙ ЖЕ Я СТАРИК!…
Мин шундый карт? – Ялганлый көзге!
Синең белән бүләм үз яшьлегемне.
Көннәр жыерчыкка капласа йөзеңне,
Белермен тормышта жиңелүемне.
Көзгедә күреп синең үзеңчәлегең,
Яшь булып тоелам мин үземә-үзем.
Миңа син яшь йөрәк бүләк итәсең,
Ә мин сиңа үземнекен бирермен..
Тырышып кара үзеңне сакларга –
Үземә түгел: иптәшең йөрәге кулыңда.
Ә мин риза сөекле ана булырга,
Үземне тапшырам синең кулыңа.
Бер тормыш безнең ике йөрәкнең:
Минем йөрәк катайса – ахырың синең!
МЫ УРОЖАЯ ЖДЕМ ОТ ЛУЧШИХ ЛОЗ…
Без уңыш көтәбез сыгылма ботакта,
Шиңми генә яшәсен матурлыкта;
Өлгергән аерчасы шиңеп калсын,
Яшь розалар үз хәтереңдә сакласын.
Син гашыйк үзеңнең матурлыгыңа,
Иң уңган сокларыңны биреп аңа,
Күплекне мохтажлыкка үзгәртәсез,-
Үз дошманыңа, аяусыз, рәхимсез.
Үзең – бүгенге көннең матурлыгы,
Бик озак булмас язның яклаучысы,
Башлангычын үтереп киләчәкнең,
Растрата, саранлыкны беректерәсең.
Жиргә хыянәт итмә, уйла тынычлыкны,
Көт, киләсе елларда буласы уңышны!
КОГДА ТВОЕ ЧЕЛО ИЗБОРОЗДЯТ…
Йөзеңне капласа жыерчыклар,
Тирән эз калдырса озак кышлар,
Кем исендә тотар патша киемен,
Чирканычлы аяулы күлмәгең.
«Кайда яшеренгән, — дигән соракка –
Яшьлек чакның күңелле калдыгына»,
Нәрсә әйтәсең күзнең сүнгән төбендә?
Жавабың булыр усал көлемсерәүдә.
Ишетелер иде лаеклы сүзләр:
«Сез карагыз, минем балаларга,
Яңалык чагым булыр аларда»
Минем картлык аклана шуларда.
Күп еллардан туңа башлаган кан,
Яна тагын мирас алучылардан.
РАСТРАТЧИК МИЛЫЙ, РАСТОЧАЕШЬ ТЫ…
Сөекле растратчы, исраф итәсең,
Дуамал, гаугада мирасың үзеңнең.
Табигать безгә бүләк итә гүзәллек,
Иреклегә карыз бирүгә дә иреклек.
Тапшыру өчен бирелгәнне үзенә
Саран кеше шат үзләштерүгә.
Саналмаган байлыкны яшерәсең,
Аңа карап байып та китмисең.
Син сүз куешасың үзең белән үзең,
Файдадан мәхрүм итеп көндә үзен.
Рәхимсез сәгатьтә язмыш билгеләнгән,
Растратыңа нинди отчет бирелгән?
Шулай, үз кыяфәте дә киләчәктә
Гәүдәләндерелми жиргә күмелә.
ТЫ – МУЗЫКА; ЗВУКАМ МУЗЫКАЛЬНЫМ…
Син – музыка, ә музыка тавышына,
Аңа, син карыйсың сагыш белән,
Хәсрәтле көйгә — ягымлылык белән.
Жәфаңны кушасың куанышыңа.
Кайда яшерен сәбәп бу газапның?
Уйга чумып кына син утырасың,
Кайда тавышлар, тигез, килешлеме?
Ялгызлык, шелтә булып сизелдеме.
Тыңла, ничек дуслашкан струналар
Эшкә керешеп тавыш чыгаралар.
Әнисе, әтисе һәм яшьүсмерләр
Шулай куанып берлектә жырлыйлар.
Һәр струнаның ярашуы кирәк,
Ялгызлыкны сизү үлем кебек.
ПО СОВЕСТИ СКАЖИ: КОГО ТЫ ЛЮБИШЬ?…
Чыннан да әйт: син кемне сөясең?
Күбесе сине ярата бит, беләсең.
Уйсыз үз яшьлегеңне үтерәсең,
Безгә билгеле; берәүне дә сөймисең.
Аяулы дошманың, белмәсә аяуны
Көн саен яшерә бирмә, таркатучы.
Бик зиннәтле итеп, яңартуны көт,
Синең үзеңә мираска тиешле йорт.
Үзгәрик әле, үпкәне кичерик,
Жанда мәхәббәт, дошманлыкны кертмик.
Хәзер ничек күренәсең, шулай сылу бул,
Үзеңә игелек эшлә һәм юмартрак бул.
Матурлык яшәсен хәзер дә, соңыннан да,
Үзен кабатласын яраткан улында.
МЫ ВЯНЕМ БЫСТРО – ТАК ЖЕ, КАК РАСТЕМ…
Без тиз черибез, үскәндәге кебек,
Үсәбез нәселдә, яңа уңыш кебек.
Көч артуы синең мирас алучыңда,
Үзеңнең еллар буе суынуыңда.
Бу закон матурлыгы, зирәклеге
булмаса, жир йөзендә булыр иде
акылсызлану, картлык бетмәслеге.
Алтмыш яшендә галәм бетәр иде.
Кем риза түгел тормышына, жиргә,
Үзенчәлексез, тупас үләр мәңгегә.
Ә син шундый яхшы бүләкләр алдың,
Кабат-кабат аларны кайтара аласың.
Син зур осталык белән печать кисәсең,
Гасырларга кирәк оттиск бирәсең.
КОГДА ЧАСЫ МНЕ ГОВОРЯТ, ЧТО СВЕТ…
Сәгать, яктырды дип миңа әйткәндә
Тиз бата ул караңгылыкта, дигәндә,
Фиалкалар шиңеп, ягымлы төс алганда,
Соры локон ялтырап чал чәч булганда,
Яфраклар да юл буе сузылганда,
Төшке суык, көтүне саклаганда,
Безгә иелә мәетнең арбасы да,
Чал төс көлтәләр куйы сакалы да.
Мин уйлыймын матурлыгың турында,
Ул да үзенең төсен югалта башлар,
Башка урмандагы, кырдагы чәчәкләр
Яңалыкка, үсәргә хәзерләнәләр.
Әгәр урагың үлемгә, сүзгә күнмәсчән,
Калдыр нәселгә, бергә бәхәсләшсен!
НЕ ИЗМЕНЯЙСЯ, БУДЬ САМИМ СОБОЙ…
Үзгәрми син яшә, бул үзеңә үзең,
Яшәгәндә үзеңә үзең була аласың.
Әгәр үлем бозса кыяфәтне синең,
Сиңа охшаган берәү булса да булсын.
Сиңа табигатьтан матурлык бирелгән,
Аз гына срок, вакыты исәпләнгән.
Хокукың буенча ул үзеңә авышсын,
Бар бит турыдан туры үзеңнең варисың.
Тырыш кулларда йорт булса, бик яхшы;
Калтырап китми, кыш һөжүме алдында,
Бер кайчан урнашу юк, аның эчендә
Үлемнең, суыклык, караңгылык сулышы.
Кайчандыр житсә, ахыргы көнең синең,
Ишетелсен сүзең: «Бар иде әтием минем!»
НО ЕСЛИ ВРЕМЯ НАМ ГРОЗИТ ОСАДОЙ…
Әгәр безгә вакыт, яна камау белән,
Нигә син чәчәктәй аткан чагыңда
Саклыйсың яшьлекне киртә белән
Нык итеп; бу буш шигырьгә караганда?
Син жир йөзендә життең югарыга,
Бик күп күрдең яшь кыз йөрәкләрен.
Әзерләр кабатларга нәфис кыяфәтен,
Ничек кабатламый кискеч, пумала.
Шулай тормыш төзәтә имгәнгәнне.
Әгәр аңа мәхәббәткә бирсәң үзеңне,
Ул сине чыннан да мәңгегә калдыра,
Сыек, чыдамсыз буяуга караганда.
Сакланасың үзеңне биреп мәңгегә,
Яңадан барлыкка китергән кешегә.
ПРЕКРАСНЫЙ ОБЛИК В ЗЕРКАЛЕ…
Бик яхшы кыяфәтне көзгедә күрәсең,
Кабатларга ашыкмасаң, үзеңнең
Үзеңчәлегең, табигатьне рәнжетми.
Яхшы теләк хатынны мәхрүм итми.
Нинди үләчәк кеше куанмасын,
Сиңа бирсә кулы тимәгән яңасын?
Әллә сиңа кирәк түгел үлемсезлек –
Шундый зур, үзеңә булган мәхәббәтлек?
Хәзер әниләр күзенә син – чагылыш,
Үтеп үк киткән апрель көннәреңнең.
Картайганда син табасың юаныч,
Шул яктылыкта узган, яшьлегеңнең.
Чик куеп яшисең үз язмышыңа да,
Шулай үзең үләрсең, төзелешең дә.
КАК МНЕ УВЕРИТЬ В ДОБЛЕСТЯХ ТВОИХ…
Ничек миңа егетлегеңне белдерергә,
Шушы биттәге шигырем житәр кемгә?
Алла белә, шигыремнең тыйнаклыгын,
Әйттерми затлы кабердән артыклыгын.
Сынап кара, синең фотоны карасам,
Шигырьдә, гажәп күз карашны күрсәтәм,
Нәселе бит әйтер: »Ялганлый шагыйрь, дип
Жирдәге йөзенә һавадан яктылык биреп!»
Ә, бу искергән һәм сап-сары булган битне
Кабул итмәс ул, чалчәчле карт, тел бистәсе,
Игътибарсыз әйтер: «Карт алдакчы, күп сүзле;
Әйтемдә бер сүзенең дә юк дөреслеге.»
Әмма яшәсен улың бу көнгә кадәр,
Шунда минем строфада улың да яшәр.
УКРАДКОЙ ВРЕМЯ С ТОНКИМ МАСТЕРСТВОМ…
Яшертен вакытта, зур осталыкта эшләп,
Искиткеч бәйрәм ул оештыра күзгә.
Шул ук вакытта әйләнеп йөгереп
Безне куантканның барын бетерә.
Тыелгысыз сәгатьләр, көннәр үтә,
Күңелсез кышкы көн-төнгә, жәй китә.
Яфрагы юк, туңган агачлар жирдә,
Ул жансыз, ак жәймә аның өстендә.
Чәчәк аткан розаның – хуш исләре,
Очып килгән әсирнең бикләнүе,
Исеңә сала чатлама суыклыгын
һәм жир йөзендә жәй булып ятуын.
Чәчәкләр элекке төсен югалтты,
Ә тере жан матурлыгын саклады.
СМОТРИ ЖЕ, ЧТОБЫ ЖЕСТКАЯ РУКА…
Кара әле, бу синең каты кулың
Чәчәк төбен жыеп, чалчәч кышның,
Саклый алмассың язны бакчада –
Муенлы озын савытта-бокалда.
Кеше кебек, кыйммәтле салымың,
Яманcылап, аны кире алдың.
Син ризасың үзеңә үзең бирергә,
Урынлы табыш, артык ун мәртәбә.
Син яшәрсең унар рәт дөньяда,
Ун рәт кабатланып балаларда,
Хаклы буласың соңгы сәгатьтә
Үзеңә буйсынган үлемең өстендә.
Язмышта син мул бүләк алгансың,
Бергә үлмәсме үзеңнең идеалың .
МОЖЕТ ОПАСАЯСЬ ВДОВЪИХ СЛЕЗ…
Тол хатыннар күз яшеннән сакланып,
Син, берәү белән бәйләмәдең үзеңне.
Әгәр явызрак тәгъдир китсә алып,
Һәркем тол хатын кебек киенер иде.
Тол яшәгән хатын үз баласында
Сөйгән холыкның кире кагуын таба.
Шулай калдырмыйсың жан иясендә,
Кемне яктылык тынычландыра.
Байлык һәм акча туздырып, йөреп
Дөньяда яши, урынын авыштырып.
Эзсез генә күренеп китә матурлык,
Югалып киредән кайтмый яшьлек.
Кем тынычсыз, хыянәт итә үзенә дә,
Дөньяда, ул кеше сөйми берәүне дә!
Я НЕ ПО ЗВЕЗДАМ О СУДЬБЕ ГАДАЮ…
Йолдызга карап язмышны чамаламыйм,
Астрономия да миңа булышмый,
Нинди йолдызлар һавада уңышка,
Чума, янгын, ачыгу һәм сугышка?
Белмим мин бозык һава, әллә яхшы
Вәгъдә бирә кышта, жәйдә календарь.
Фикер йөртмим кемнең нинди тормышы,
Бик бәхетле булыр нинди государь.
Синең күзеңә карап хәбәрләр саныйм,
Үзгәрмәс йолдызларны карап таныйм,
Дөреслек, гүзәллекне бергә кушсаң,
Нәселеңдә үз гөмереңне арттырсаң.
Булмаса – кабер тактасы астында
Югала дөреслек, матурлыгы да.
КОГДА ПОДУМАЮ, ЧТО МИГ ЕДИНЫЙ…
Уйласам бик кыска вакыт турында,
Щиңеп калудан үсүе аерып тора.
Бу дөнья – сәхнә, күренеше рәсемле
Асткы йолдызда авышалар, сихерле.
Безне, ягымлы үсемлекләр ужымы
Үстерәләр, бетерәләр шул күктә,
Яшьлектә бездә йөри яз сыгынтысы
Әмма көчебез, матурлыгыбыз щиңә.
О, мин ничек кыйммәтлим яз сине,
Синең бик шәп яшьлек чәчәгеңне,
Ә вакыт сугышып сиңа ашыга,
Якты көнең куа караңгылыкка.
Минем шигырем, бакча үткен пычагы,
Яңартыр прививка синең гасырны.
СРАВНЮ ЛИ С ЛЕТНИМ ДНЕМ ТВОИ ЧЕРТЫ?…
Тиңләштерәмме сине һәм жәй көнен?
Әмма син ягымлы, матур, сабыр гына.
Жил сындыра жәй айы чәчәкләрен,
Жылы көннәр бит уйласаң бик кыска!
Бердә нурлар күзебезне чагылдыра,
Бердә чыраең жил-яңгырларны яшерә.
Сыйпап, иркәләп жәфалый жаныбызны
Табигатьнең көйсезлеге очраклы.
Ә синең көнең бердә кыскартылмый,
Хәлсезләнүне белми кояшлы жәй.
Сине яшерми үлем жәзасы да –
Мәңге яшәрсең син шагыйрь юлында.
Тереләр арасында син яшәрсең,
Күкрәгең сулап, күргәнче күзең.
ТЫ ПРИТУПИ, О ВРЕМЯ, КОГТИ ЛЬВА…
Вакыт диген, үткер арыслан тырнагы,
Казык тешне жол, каплан авызындагы,
Жирдәге затларны мәеткә әйләндер
Һәм фениксны да үз канында жандыр.
Кышта, жәйдә, көздә һәм яз вакытында
Күз яшенә — елмай, ела көлкедә.
Теләгеңне эшлә миңа, жир йөзенә дә —
Рөхсәт итмим гөнаһлы нәрсәне генә.
Маңгаен – минем дусымның ланита
Үзеңнең үтмәс кискечең белән ерма.
Аның уңган бик яхшы кыяфәте
Барлык заманга үрнәк булсын иде.
Әгәр син аямасаң ланитасын,
Минем шигырем озакка сакласын.
КАК ТОТ АКТЕР, КОТОРЫЙ, ОРОБЕВ…
Ничек теге актер, аптырап калып,
Күптән танылган роль жебен югалта,
Бу акылсыз нәрсә ачуын чакырып,
Артык хәлдә ихтыяр көчтән аерыла.
Мин өндәмим, белмим нәрсә әйтергә,
Йөрәгем авыра, салкын түгел, юк.
Минем авызыма печать басырга
Мәхәббәт бар, аның бит чиге юк.
Шулай, китап синең белән сөйләшә.
Ул бит минем өндәмәс яклаучым.
Сиңа белдерергә үтенеп баруым
Гаделлектә үч алуны таләп итә.
Син, телсез мәхәббәт турында укыйсыңмы?
Күрдеңме күз белән минем тавышны?
НЕ СОРЕВНУЮСЬ Я С ТВОРЦАМИ ОД…
Ярышмыйм ода булдыручы белән.
Төрле төстә буянган ханымнарны —
Бүләк аңа бирәләр күк һаваны
Барлык жирне һәм зәңгәр океанны.
Алар матур бизәр өчен юлларны
Бәхәсләшеп кат-кат шигырьдә әйтәләр,
Һавада йолдыз, бәйләмле чәчәкләр,
Жирдәге һәм диңгездәге байлыкны.
Мәхәббәттә, сүздә — дөреслек ул закон.
Ә мин язам сөйгәнем матур, гүзәл.
Барлыгы үләчәк анадан туган,
Кояш һәм яктылык ай кебек түгел.
Үземнең мәхәббәтне мактамыйм,
Мин берәүгә дә аны сатмыйм.
МОЙ ГЛАЗ ГРАВЕРОМ СТАЛ И ОБРАЗ ТВОЙ…
Синең сүрәт минем күзгә гравер булды,
Күкрәгемдә дөресләп печатьләп куйды.
Тере рама булып эшлим шуннан бирле,
Сәнгатьнең яхшысы – ерактан күренгәне.
Мастер аркылы кара сәнгатьләренә,
Үз рәсемеңне бу рамада күрергә.
Аны саклаган мастерның эш бүлмәсе
Күзләрең синең пиала куйган, сөекле.
Мннем күзләр, синең күзләр татулыкта,
Үз күзләрем сине сүрәтли күкрәгемдә.
Югары һавадан синең күзләр ярдәмендә
Кояш караштыргалый эш бүлмәсенә.
Ие, минем тәрәзәдән күзләремә
Боермаган синең йөрәгеңне күрергә.
КТО ПОД ЗВЕЗДОЙ СЧАСТЛИВОЮ РОЖДЕН…
Кем бәхет йолдызы астында туган –
Власть, даны, титулына горурлана.
Миңа язмыш тыйнаклык бүләк иткән,
Мәхәббәт – бәхет чыганагы миңа.
Кояшта зиннәтле яфраклар жәелгән,
Принц яратканны вельможа үзе куйган.
Ә кояшның ягымлы карашы сүнә,
Шулай ук, алтын көнбагышлар да сүнә.
Гаскәр башлыклары жиңешнең иркәсе.
Бу соңгы сугышта, ничектер жиңелә.
Барлык кыйммәтлегенең эзе югала.
Аның өлеше – онытылу һәм опала.
Ә куркыту, янау юк титулыма минем.
Гөмергә: сөйдем дә, сөям дә, сөелдем.
ТРУДАМИ ИЗНУРЕН, ХОЧУ УСНУТЬ…
Интектереп бетерде эш, йокым килә,
Шатлыклы ял табылмасмы түшәгемдә.
Юлга чыгам, аз гына ятып алам да –
Бер генә максат – үземнең хыялымда.
Минем теләк, сиземләрем йөз мәртәбә
Сиңа баралар кыйммәтле пилигрима,
Һәм йончыган күзләремне йоммый гына,
Мин күрәм караңгыда, сукыр да күрә.
Ихлас күңел куйып акылны, йөрәкне,
Күрми күзем, караңгыда эзлим сине.
Караңгылык бик гүзәл булып күренә,
Син кайчан керәсең, якты күләгәңдә.
Мәхәббәттән тынычлык таба алмасмын,
Көндез дә, төндә дә — мин һаман юлдамын.
КАК Я МОГУ УСТАЛОСТЬ ПРЕВОЗМОЧЬ…
Мин ничек бетерә алам арыганлыкны,
Мәхрүм ителгәнмен, белмим тынычлыкны?
Көндезге борчуың төнне жиңеләйтми,
Төн, көндезге кебек алжытуын бетерми.
Көн дә, төн дә — үзара дошманнар микән
Бер-берсенә алар кул бирешкәннәр микән.
Көне буе эшлим, язмыш кабул итми,
Төннәр буе йокламыйм, кайгыру бетми.
Таң яктысын куйсаң иде үзеңә бүлеп,
Киләчәк көнне синең белән чагыштырдым
Һәм кара кучкыл төнгә сәлам жибәрдем.
Йолдыз сиңа охшаганын аңа әйтеп.
Нигәдер кыенлана көнемнең киләсе,
Караңгырак киләчәк төннең күләгәсе.
В ТВОЕЙ ГРУДИ Я СЛЫШУ ВСЕ СЕРДЦА…
Ишетәм күп йөрәкләр синең күкрәктә,
Саный идем, яшерелгән каберләрдә.
Сыйфат эз бар синең ягымлы йөзеңдә
Кайчандыр сөйкемле чагылыш йөрәккә.
Аз күз яше түкмәдем алар өстендә,
Йөзтүбән иелеп кабер ташы янында,
Алып киткән, ахыры, кодрәт вакытча,
Инде юлыгарбыз әле без тагын да.
Синдә таптылар соңгы сыеныр урын
Миңа якын һәм истә калган кешеләр,
Барысы да сиңа иелеп бирәләр
Туздырылган минем мәхәббәт тамчысын.
Синдә кыйммәтле нәрсәнең барын табыйм
Сиңа, аларга да мин кирәк дип саныйм.
О, ЕСЛИ ТЫ ТОТ ДЕНЬ ПЕРЕЖИВЕШЬ…
О, әгәр син шул көннән артык яшәсәң,
Ябылган чакта, миңа үлем тактасы,
Бу юлларны өстән генә укып чыксаң,
Кулым белән дусларча язылганны.
Мине яшьләр белән чагыштырасыңмы?
Сәнгатьләре ике рәт була югары.
Ярый, сөйгәнемә мин булыйм бик яхшы,
Тормышта мин сине уйлап булдым тулы.
Әгәр мин артта калмасам юлыбызда,
Үсә барган гасырда, мин үсәр идем.
Иң матурын күрсәтеп, белдерер идем
Башка буынның жырчылары арасында.
Әмма, үлек белән дә бәхәсләшәләр алар,
Миндә мәхәббәт; алар мастер, үзең бәя бир!
Я НАБЛЮДАЛ, КАК СОЛНЕЧНЫЙ ВОСХОД…
Мин күзәтеп тордым, ничек кояш чыга,
Күз карашы тауларны да иркәләп куя,
Ягымлы нурлары болынга елмая,
Алтын сары төсләр бирә, төссез суга.
Әмма еш кына күк һава ирек бирә,
Томан йөрә якты тәхетнең алдында.
Ул мүкәли караңгылап жир йөзендә
Патшаның рәхимлегеннән мәхрүм була.
Кояш минем белән бер сәгатьдә чыкты,
Минем өстемә бүләкләрен каплады.
Яшерен урлап томан сукыр болытны
Мәхәббәтнең яктылыгы сүнә барды.
Сукранып рәнжемим хәсрәт жирәбәгә,
Күктә дә була томан, була жирдә дә.
БЛИСТАТЕЛЬНЫЙ ДЕНЬ БЫЛ ОБЕЩАН МНЕ…
Күренекле көн булыр, дип бирде вәгъдә,
Үз өйемне ташладым, плащь кими генә,
Ә томаннар күләгәсе арттан килде,
Жил дә, бозлы яңгыр белән шаулап, житте.
Ярый, томаннар артынча, ерып чыгып
Үтте, көчле минем маңгайга кагылып.
Яңгыр белән ватылган инсафлы нуры
Минем яраны савыктыра алмады.
Синең хәсрәтең мине куанта алмый,
Үкенүең дә синең мине куантмый.
Син аны кызгансаң да, рәнжетүчене
Авыруын киметми кайнар үпкәсе.
Ә күз яшьләреңне, энже бөртекләрне,
Көчле яңгыр юып киткән гөнаһларыңны.
ПРИЗНАЮСЬ Я, ЧТО ДВОЕ МЫ С ТОБОЙ…
Белдерәмен, бергәлектә без икебез,
Мәхәббәттә икебез дә бер кешебез.
Мин теләмим, минем һәрбер кимчелекләр
Синең хисеңдә тап булып ятмасыннар.
Ярый, бу турыда бер жеп тота безне,
Ә тормышның ачылыгы төрлечә.
Ул үзгәртеп куя алмый рәхәтлекне,
Мәхәббәтне киметеп урлый берничә.
Гаеплемен, хакым юк бернинди дә,
Сине, алар алдында, ачык танырга,
Мин каршы чыкмыймын сәлам бирүеңдә,
Намусыңа бирмик мөһерне басырга.
Ярый, булса булсын! … Сине бик яратам,
Мин тоташ синеке, кадерлегеңне бүләм!
ЛИК ЖЕНЩИНЫ, НО СТРОЖЕ, СОВЕРШЕННЕЙ…
Камилләшкән гади хатынның чырайы
Табигатьнең килештергән осталыгы.
Ханым, матурсың; әмма бармый хыянәткә,
Син патша һәм патшайым минем йөрәккә.
Карауы шаян уйын түгел, ягымлы,
Әмма алтын кебек балкый һәрберәүгә.
Ул тантаналы рәвештә һәм булдыклы,
Дусларын гажәпләндерә, әсир итә.
Сине табигать сөйкемле ханым иткән,
Яратып, бик көчле теләккә әсирләгән.
Ул мине синең белән аерылыштырды,
Ә хатын-кызларга бик күп бәхет бирде.
Ярый, шулай булсын. Әмма минем бар шарт:
Син аларга мәхәббәт бүләк ит, мине ярат.
КОГДА, В РАЗДОРЕ С МИРОМ И СУДЬБОЙ…
Тату булмасаң ил белән, язмыш белән,
Күңел сал елларга, бәла-казаларга,
Борчыйм мин, уңышсыз ялыну белән,
Ишетмәс һәм игътибарсыз күк һавага.
Зарланып аяныч хәсрәтле язмышка,
Үзем әзер жәрәбә авыштырырга
Кем сәнгатьтә артыгырак алга бара,
Ышанычка бай, кешеләр дә ярата.
Шулай, искә алып сине, көтмәгәндә,
Ант итәм кызганыч кыюсызлыгыма
һәм тургай кебек, карамастан тормышка,
Минем жаным бик тиз чаба югарыга.
Аны уйлап, синең мәхәббәт белән
Мин көчлемен дөньядагы корольләрдән.
КОГДА НА СУД БЕЗМОЛВНЫХ, ТАЙНЫХ ДУМ…
Кайчан яшерен уй хөкемгә бирелә,
Мин үткән тавышларны эзләп чакырам, —
Югалтуга очраганнар исемә килә
һәм иске авыруым белән тагын авырам.
Күз яшен белмәгән күздән, мин яшь түгим,
Каберендә яшереп тоткан турында,
Үземнең беткән мәхәббәтемне эзлим,
Тормышта аз тоелганның барысында.
Исәпләп барам югалтып алганнарны,
Барлыгын, йөрәк яргыч югалтуларны
Һәм тагын елыйм кыйммәтле бәһа белән
Элекке өчен, бер мәртәбә түләнгән!
Әмма, үткән нәрсәне мин синдә табам
һәм тормышта кичерергә риза булам.
ТЫ НЕ ГРУСТИ, СОЗНАВ СВОЮ ВИНУ…
Син хәсрәтләнмә сизеп үз гаебеңне,
Розаны боза энәсе, ком – инешне,
Комнар аны болгата; кояш һәм айны
Яба тотылу күләгәсе, томаны.
Мин, башкалар да, барыбыз да гөнаһлы,
Гөнаһ минем һәрбер ачы юлларымда;
Чагыштырып күр, яклау да гөнаһлы,
Законсыз кичерсәң, гаебен яклауда.
Яклаучы рәвештә мин киләм хөкемгә,
Явыз дошман ягына хезмәт итәргә.
Минем мәхәббәт һәм күрә алмаганнар
Булгалап тора, үзара сугышлар бар.
Син мине таласаң да, оры сөйкемле,
Мин бүләм синең гөнаһны һәм фикерне.
КАК РАДУЕТ ОТЦА НА СКЛОНЕ ДНЕЙ…
Ничек атаны куанта карт көнендә
Гайрәтле яшь мирас алучы, күп кенә,
Дөреслек, синең данлыклы булуыңда,
Кызыксынып карыйм дансыз гына, сүнә.
Эчкерсезлек синдә, атаклы, матурсың,
Үткен, зирәк, акыл көчең, дин-саулыгың –
Аз гына синең һәрбер үзенчәлегең
Тапшырыла миңа, бергә мәхәббәтең.
Мин ярлы, көчсез түгел, юк ялгызлыгым,
Миңа ята мәхәббәтнең күләгәсе,
Рәхимлек тә китерә үзе белән агым,
Мин яшим ялгыз, шул аның бер кисәге.
Нәрсәләр генә мин сиңа тели алам?
Шулар миңа иңеп, рәхәтлектә булам.
О, КАК ТЕБЕ ХВАЛУ Я ВОСПОЮ…
О, мин ничек жырлармын синең турыңда,
Икебез яшибезме бер жан иясендә?
Үз чибәрлегеңне мактарга ярамый,
Үзеңне үзеңә мактарга да ярамый.
Нигәдер без аерым гына яшибез;
Синең матурлыкның бик шәп булуына,
Ишетүең өчен илтеп жибәрәбез,
Син торасың, ул бәягә-мактауына.
Аерылу кыен, авыру кебек була,
Сайлап булмый, ялгыз гына юл була.
Бәхетле уйны эштән буш ара бирә,
Вакытны алдарга да мөмкинлек бирә.
Аерылу – йөрәкне бүлә яртыга,
Уңайлык өчен бер-береңне мактарга.
ВСЕ СТРАСТИ, ВСЕ ЛЮБВИ ВОЗЬМИ…
Барлык теләкләрне, мәхәббәтне дә ал –
Шулай күп әйберләр булдыра алырсың.
Кешеләр ярату дип атаса атасын,
Алар болай да сиңа тиешлеләр, ал.
Сине, иптәшем, гаепле дип санамыйм,
Миндә булган әйберләр, була синдә дә.
Юк, сине бушка гына шелтәләп-сукмыйм,
Игътибар итмәдең минем мәхәббәткә.
Ул хәерчене бер тиенсез калдырды,
Ә мин кичердем әсирләнгән орыны.
Без яшибез мәхәббәт үпкәсен кайгыра,
Ул кыен, ачык ызгышка караганда.
Синең усаллык миңа изге тоела,
Үтер мине, әмма миңа дошман булма!
МОЙ ГЛАЗ И СЕРДЦЕ – ИЗДАВНА В БОРЬБЕ…
Үз күзем һәм йөрәгем – күптән көрәштә:
Алар нигә бүлә алмыйлар икегә.
Күзем синең кыяфәтне таләп итә,
Ә йөрәкне йөрәктә саклыйсы килә.
Йөрәк дөрес ант итә; синең үзең дә
Күзеңә күренми сакланасың анда.
Күзең белә, синең үзеңчәлегең дә
Саклана таза тегенең көзгесендә.
Чишәр өчен үзара булган тартышны,
Жыйналды фикер суд өстәле артында.
Татулаштыру өчен ачык карашны
һәм кыйммәтле йөрәгеңне һәрвакытта.
Алар байлыкларын бүлделәр кисәккә,
Йөрәк йөрәккә ышанып, күз – карашка.
У СЕРДЦА С ГЛАЗОМ – ТАЙНЫЙ ДОГОВОР…
Яшерен килешү йөрәк белән күздә:
Алар үзара газапны жиңеләйтә,
Әгәр сине бушка эзләп игътибар итсә
Үзе генә бүләк, тын алмый йөрәк тә.
Синең тасвирләү белән үткен күзең дә
Йөрәккә бирә карарга теләгәненчә.
Йөрәк күзгә үзенең дәрес сәгатендә
Ташлама ясый мәхәббәт өметендә.
Шулай минем уйымдамы, әллә тәнемдә
Теләсә кайсы вакытта, бик тиз алдымда.
Мөмкин син китәсең ерак фикерләрдән.
Аерылмыйм аннан, ә ул – синең белән.
Күз караш сине сүрәтли йокыда да
һәм йоклаган йөрәкне миндә уята.
ПОЛГОРЯ В ТОМ, ЧТО ТЫ ВЛАДЕЕШЬ ЕЮ…
Ярты кайгы миңа ия булуыңа,
Әмма аны икърар итү һәм күрү,
Хужалык итү — ике тапкыр авыру.
Куркыныч аның мәхәббәтен югалту.
Мин үзем уйлап таптым сезне аклауны:
Мине яратып, соңрак яраттың аны,
Ә сөеклең, сиңа бүләкли юлыгуыңны
Миңа мәңгегә сөекле булуыңны.
Миңа югалту кирәк булса, әгәр дә
Үземнең югалтуны мин бирәм сезгә:
Яраткан дусым аның сөюен белде.
Сөеклем тапты синең мәхәббәтне.
Хәзер, дусым һәм мин – икебез бер кеше,
Анда аңа бик кыйммәтле элеккесе.
КОГДА БЫ МЫСЛЬЮ СТАЛА ЭТА ПЛОТЬ…
Кайчан бу гәүдә фикергә әверелсә,
О, жиңел икән, язмышка киресенчә,
Юлның озынлыгын жиңә алыр идем
Һәм бик тиз генә, яныңда булыр идем.
Әгәр булсам ерак илләрнең берсендә,
Мин үтеп үк чыгар идем жир чигенә.
Максат куелган кебек, шундый тизлектә
Диңгез аркылы фикерләр үтеп килә.
Ярый булсын, жаным – ут һәм акыл рухы,
Әмма, баш акылында туган уйлары,
Үзем, ике кисәктән оештырылган —
Жир һәм су – куып житә алмыйм артыннан.
Жир – жирне мин мәңгегә күбәйтеп торам,
Су – эссе күз яшьләремне еш кына түгәм.
ДРУГИЕ ДВЕ ОСНОВЫ МИРОЗДАНЬЯ…
Башка ике галәмйорты нигезендә —
Ут белән воздух – жиңелрәк күпкә генә,
Утның теләген һәм уйның сулыш алуын
Мин белдерәм, пространствога карамастан.
Кайчан ике ирекле табигать күренеше –
Очып барып житерләр, мәхәббәт илчесе,
Минем янда була барлык калганнары
Авырлыгы белән борчыйлар жанымны.
Хәсрәтләнәм, мәхрүм булып тигезлектән,
Әле, табигать күренеше жан һәм утым
Ашыгып килмәде хәбәр алып киредән,
Мине истә тота һәм исән сау дусым.
Нинди бәхет! Әмма тагын тиз арада
Оча сиңа уйларың да, тырышлыгың да.
ЗАБОТЛИВО ГОТОВЯСЬ В ДАЛЬНЫЙ ПУТЬ…
Тырышып хәзерләнгәндә ерак юлга,
Мин ябып куйдым вак-төякне йозакка,
Алып куймасын дип, кызыгып байлыкка
Уйым төште чакырылмаган кунакка.
Ә син, миңа жанымнан да бит аянычлы
Кемгәдер алтын да – ялтыраган чүп-чар,
Минем хәсрәтем һәм минем куанычлы
Сине урлап алып китмәсен орылар.
Ходаем, нинди тартмага миңа яшерергә,
Мәңге саклар өчен яхшылап бикләргә?
Ничек минем йөрәккә яшереп куерга,
Аннан кайчан булса да ирекле китүгә.
Куркам, анда да яшереп булмый алмазны,
Ул күзне кызыктыргыч, булса да намуслы.
В ТОТ ЧЕРНЫЙ ДЕНЬ (ПУСТЬ ОН МИНУЕТ НАС!)
Шул ямьсез көн (бездән ерагырак китсен!)
Кайчан күрәсең минем кимчелекләрне,
Кайчан чыдамлыкның запасын бетерәсең
Миңа әйтәсең, аяусыз суд хөкемнәрен.
Кайчан күпчелектә миңа юлыгасың,
Миңа бүләк итәрсең ачык карашың
Һәм мин күрәмен суыкны, тынычлыкны
Синең йөздә, элеккечә матурлыгың.
Шул көндә булыша минем хәсрәтем дә,
Аңым, синең белән булмасмын тиңлектә.
Мин кулымны күтәрермен ант итүдә,
Барын дөресләп, үземнең хокуксызлыкта.
Мине калдырырга хаклысың, иптәшем,
Юк эшләгән заслугам, Бәхетле булыр да идем.
КАК ТЯЖКО МНЕ, В ПУТИ ВЗМЕТАЯ ПЫЛЬ…
Бик авыр миңа, юлда барам тузанлап
Юлыбызда көтмибез бер нәрсәне
Өметсезлек, ничә миль дип исәпләүе.
Үземнең бәхетемнән киттем ераклап.
Атым арды, онытып элекке сикерүен,
Минем астымда куймый селкетүен, —
Белгән төсле: кирәк түгел ашыгырга
Туган жаныннан аерылып барырга.
Тыңлыйсы килми хужасының шпорын
Һәм кешнәп миңа белдерә үз үпкәсен.
Жанга бата бит аның ыңгырашуы
Тигән шпорга караганда, боршылуы.
Мин уйлыйм, еракка карап кайгыда:
Артымда куаныш, кайгы алдымда.
КАК БОГАЧУ, ДОСТУПНО МНЕ В ЛЮБОЕ…
Миңа; бай кеше теләсә кайсы вакытта
Файдалана ала, үзенең байлыгы.
Һәтта мин беләм, ватылучан очлары
Бәхет минутлары, бирелгән язмышта.
Елда, бик сирәк, безгә бирелгән бәйрәмнәр,
Алып киләләр күңел күтәргеч көннәр
Сирәк кенә урнаштырылган булса да,
Алмазның башка ташлары муенсада.
Ярый булсын, вакыт яшерә, әллә тартма.
Уңышлы кыйммәтле, иптәшем, яшермә,
Мин бәхетле, кайчан алмаз әсирлектә
Ул иреккә чыгара, иң ахырында.
Бүләк итәсең тантаналы юлыгу,
Тетрәп торган куанышны көтеп алу.
КАКОЮ ТЫ СТИХИЕЙ ПОРОЖДЕН?…
Нинди табигать күренешендә син тудың?
Барлыгы бер-бердән калдыра күләгә,
Ә синең артыңча миллион тагын үсә,
Кире кайтарасың, күләгәң, охшашың.
Алыйк Адонисның гына портретлары
Сиңа охшый, арзан копия-күчермә.
Елена яктылык күргән элеккедә
Син – борынгы заманның яңа образы.
Өлгереп житкән ел, гаепсез яз вакыты
Саклыйлар синең эчке, сырткы чырайны:
Үзең мәрхәмәтле, урак өсте вакыты,
Ә көннең төре хәтерләтә язгыны.
Матурларның барын синеке дип атыйк,
Әмма нәрсә белән йөрәкне чагыштырыйк?
ПРЕКРАСНОЕ ПРЕКРАСНЕЙ ВО СТО РАЗ …
Гүзәл нәрсә гүзәлерәк йөз мәртәбә,
Бүләк итик бик кыйммәтле дөреслеккә.
Нәфис розаның без яратабыз исен,
Сер итеп аларның куе кызыл төсен.
Чәчәкләрнең эчендәге кимчелек урны,
Ботагы, энәләре, шул ук яфраклары,
Шунда бит тирән, куе кызыл аерчалары,
Шул ук саф розадагы ирнәү сызыгы.
Чәчәк атып куантмый йөрәкләрне,
Шиңә, тын алсаң агулый үпкәләрне.
Ә хуш исле розаның бар башка юлы,
Кешенең жанына коя хуш исләрне.
Кайчан ялтыраган синең күзләр сүнә,
Дөреслек нәфислеге коела шигырьгә.
ЗАМШЕЛЫЙ МРАМОР ЦАРСТВЕННЫХ МОГИЛ…
Патша каберендә мрамор мүкләнгән,
Югала элек әһәмиятле сүзләрдән.
Мин сакладым синең образыңны шунда,
Калмый тузан һәм гасырлар чүбе анда.
Сугышта түңкәрелсен статуялар,
Чуалыштан тынып тора таш эшчеләр,
Истәлеккә уеп куелган язулар
Йөзеллар йөгерә үтсә дә, бетмиләр.
Үлем дә кызыктырмый сине төбендә,
Онытылган караң калган дошманың да.
Ерак токымың белән боерылган сиңа,
Дөньяны туздырып, Суд көнен күрергә.
Шулай, уянып житкәнче үзең яшә
Шигырьдә, мәхәббәткә тулган йөрәктә.
ПРОСНИСЬ ЛЮБОВЬ! ТВОЕ ЛИ ОСТРИЕ…
Уян мәхәббәт! Карыйм очлы очыңа,
Үтмәс бул, карама ачлыкка һәм сусынга.
Бигрәк күп булсада эчергә, ашарга
Булмый шул гөмерлеккә, ашап туерга.
Шулай мәхәббәт тә. Ач күзле карашы
Бүген канәгатьләнде арганынча.
Ә иртәгә ут синең белән кочаклаша,
Төтенләнми янармын дип тырыша.
Дөрес бит, мәхәббәт безгә кыйммәтле,
Диңгез булсын сезнең аерылу сәгате.
Икесе бергә чыгар ярның өстенә,
Кулларын сузар берсе икенчесенә.
Бу сәгать кышкы суыклар булсын,
Яз көннәре безне яхшы елытсын.
УЖ ЕСЛИ НЕТ НА СВЕТЕ НОВИЗНЫ…
Әгәр яңалыклар булмаса дөньяда,
Элек булганнарны кабатлау гына
Яшәр идек шуңа без бушка кайгырып,
Борын туганнарны киредән тудырып.
Искә алуыбыз, күзне йөгертә карап уйлап
Биш йөз әйләнеп, кояш кирәк дип сызып,
Эзләп табыр элекке заман китабында
Сөйгән матур сүзләр, сеңеп калган уйда.
Шунда белер идем, нәрсә уйлаганнар
Шул көннәрдә, ничек кенә яшәгәннәр,
Без алгарак киттек микән, юк алармы,
Әллә бу дөньябыз үзгәрми калдымы.
Ә мин ышанам, иң әһәмиятле сүзләр,
Тәңре кебек, тәрбияләргә кирәк иткәннәр.
БЕСПЕЧНЫЕ ОБИДЫ ЮНЫХ ЛЕТ…
Ваемсыз яшьлек еллар үпкәләрең,
Анык белми, син нәрсә күрсәтәсең,
Кайчан синең уй-фикереңдә булмыйм,
Синең яшеңә, синең йөзеңә охшыйм.
Ачык йөзле, ялагайлана беләсең,
Вәсвәсәне яратып, кыяфәтлесең.
Иркәләнә алдыңда аздыргыч ханымы,
Хатынының улы чыдап торамы.
Ләкин, аяныч яшьлек көчең барында
Читләтеп кенә үтәсең син мине дә,
Үзең, йөрәгең тыю көчен аямадың,
Ике тапкыр кирәк, бурычны бозуың.
Әсир итеп йөзең белән хыянәтчене,
Үзгәрттең син дөреслек фикеремне.
СМЕЖАЯ ВЕКИ, ВИЖУ Я ОСТРЕЙ…
Күземне йомсам, тирәнрәк күргәндәй булам.
Байкап житми күрәм, күземне ачсам,
Сүрән карашы күзләремнең, яктыра
Әгәр йоклап ятып сиңа күз салсам.
Төнге күләгәләр шундый якты булса –
Билгесез күләгәңнең кире кайтуы,
Ә синең яктылык нурлы көндә булса,
Күргән төшләреңнең нинди яктыруы!
Нинди бәхетлелек булыр иде, сизсәм,
Иртүк уянып, үзеңне тереләй күрсәм.
Шул ачык йөзең көндезге якты нурда,
Миңа яктырткан томанлы жансыз төндә.
Синсез үткән көнем, тоела төн булып,
Ә көнне күрдем түшәктә, йоклап ятып.
ЛЮБОВЬ К СЕБЕ МОИМ ВЛАДЕЕТ ВЗОРОМ…
Үзеңне ярату минем игътибарда,
Ул керде бөтен тәнгә һәм каныма да.
Жирдә бар микән шундый нәрсә жиңәргә
Үземнең кимчелекне үтеп чыгарга.
Миңа тоела, андый матурлыкка житкән,
Дөньяда юктыр, шундый дөреслекне куган,
Миңа тоела, шундый кыйммәтле кебек,
Жир шарында андый берәү дә юк кебек.
Көзге тигезлектә көтмәгән арада
Мин күрәм үземнең образны чыннан да,
Жыерчык яшендә — бу образга карап,
Язмыштан килгән ялгышлыгымны аңлап.
Үземне, иптәшем, сиңа алыштырганмын,
Китеп барган гасырга – яшьлек язмышын.
ЧТОБЫ НЕ МОГ ТЕБЯ ЗАСТАВИТЬ СВЕТ…
Якты ягың сине мәжбүр итмәс өчен
Сөйләсәң, син нәрсә яратасың миндә, —
Онытырсың мине, картлыгым житкәчтен
Йә, каберем үзенә тартып алганда.
Бик аз гына яхшылыкны син табырсың,
Хезмәтенең жаена карап күп уйларсың,
Теләмәс жирдән сөйләп, үз дусыңның
Коткара торган ялганын юлга алырсың.
Чын мәхәббәтеңә тап төшермәс өчен
Ниндидер бер истәге ялганлык белән,
Мине тизрәк тигезләп югалт исеңнән
Ике тапкыр жаваплы булмас өчен.
Тормышында кечкенә кеше булганга,
Вакыт-вакыт мәжбүр була ялганнарга.
ТО ВРЕМЯ ГОДА ВИДИШЬ ТЫ ВО МНЕ…
Елларның вакытын күрәсең миндә,
Бер-ике яфрагы булса кызыл төстә
Суыклыктан калтырап биеклектә —
Сызгыру тавышлары хорда бетә.
Миндә күрәсең, теге кичке сәгатьне,
Кайчан, көнбатышта кояшның сүнүе
Бездән алып киткән, һаваның гөмбәзе
Ярым караңгылыкта – үлем килешле.
Син күрәсең утның ялтыравын миндә,
Ул бит, сүнгән элекке көннәр көлендә,
Минем өчен ул тормыш дип аталды,
Бәлки, чынлыкта зират булып калды.
Син барын күрәсең, бел ахыр якынлыгын,
Безнең йөрәк бәйләнеше көчлерәк тагын.
ТЫ УТОЛЯЕШЬ МОЙ ГОЛОДНЫЙ ВЗОР…
Кандырасың минем карашымны ач күз,
Жиргә хәл кертә торган юешлек кебек.
Синең белән мин бетмәс, көрәштерәм сүз,
Үземнең, саран хәзинә байлыгым кебек.
Бердә ул бәхетле, бердә хыяллана,
Куркып, стена артындагы адымнардан,
Бердә тели аерылмаска тартмасыннан,
Бердә куана ялтыраган казнасына.
Шулай туйда, хозурлыкны карап татып,
Өзгәләнәм карашын көтеп, ачкынып.
Шуның белән мин яшим, синнән алып,
Минем газабым, бүләгем һәм өметем.
Интектергеч чиратлап килгән көннәремдә
Мин бердә бик баймын; бик ярлымын бердә.
УЖ ЕСЛИ МЕДЬ, ГРАНИТ, ЗЕМЛЯ И МОРЕ…
Әгәр бакыр, гранит, жир һәм диңгез
Үзенә срок житкәндә тора алмый,
Үлем белән көрәшеп бөтен калмый.
Синең чибәрең – чәчәк ярдәмчесез.
Сулыш алдырып, ничек сакларга розаны,
Кайчакта була камап алуның заманы.
Тар-мар ителә какшамас кыя ташы.
Бозыла бронза статуя һәм колоннасы.
Ачы уйланып торулар!.. Кайда, ничек
Матурлык өчен сыеныр урын табырга.
Кул белән туктатып, маятник кебек
Шау чәчәк вакытын вакыттан сакларга?
Өмет юк. Якты сөйгән тышкы күренешне
Саклыйлар, мөмкин, чернила кара төстәге.
ПОКОРНЫЙ ДАННИК, ВЕРНЫЙ КОРОЛЮ …
Гадел корольгә, ясак түләүче, тыңлаучан,
Мин, ихтирамлы мәхәббәтем белән рухланган,
Сиңа, посольство, жибәрәм язылганны,
Нәфис һәм тапкыр сүзләргә мәрхүм булганны.
Мин таба алмадым сүзләрне, сиңа лаеклы,
Бәлки, аңымны бәяләсәң турылыклы,
Син бу ярлы һәм ялангач посолларны,
Киендерерсең үстереп үз хыялыңны.
Ә, мөмкин, ул йолдызлар төркеме белән,
Мине алга танылмаган юлы белән…
Мәһабәтлек һәм дан бирерләр көтмәгән,
Минем язмышка, дансыз, ярлы яшәгән.
Шунда яратуымны үземнең күрсәтәм,
Ә хәзергә, караңгылыкта аны яшерәм.
НЕУЖТО МУЗЕ НЕ ХВАТАЕТ ТЕМЫ…
Чылаптамы, тема житми шигърияткә,
Син күпләрне сайлыйсың бит бүләккә.
Искиткеч уйлар, аларны без күбебез
Кәгазъдә ничә рәт кабатлый алабыз.
Әгәр кайчакта нәрсәгәдер ярасам,
Үземә рәхмәт әйтергә лаеклы булсам.
Шул кеше жан телсезлегеннән сөйләми
Кем синең горурлыкка бер нәрсә әйтми.
Безнең өчен унынчы илһам буласың,
һәм унынчы рәт барыннан да яхшысың.
Шигырьләр әллә кай заманда туган,
Озак яшәсен, үзең бит күңелгә салган.
Безне алдагы буын мактасын хезмәтебезгә,
Ә сине дәрт, ижади күтәреңкелегеңә.
ТАК Я ОПРАВДЫВАЛ НЕСНОСНЫЙ НРАВ…
Дөресләдем үзем түзмәслек холыкын
Киребеткән, тискәре ялкау елкының.
Үзе дөрес дип саный характерын,
Сөргенгә алып барганда, адымын.
Әмма кичерелмәслек гөнаһ булар,
Әгәр шулай ук кире алып кайтса.
Ә ат өстендә, чапкалап бик тиз кайтса,
Ничек акрын үрмәли ул, — дип уйлар.
Кешнәп, чаптырып йөрсә дә, очкан кебек,
Теләгеңне яхшы елкы куып житмәс.
Ул бик жиңеллектә агыла ук кебек
һәм әйтә иң ялкау арык, зәгыйф атка:
»Атлап басып кына йөр, син, бичара,
Ә мин чабып китәм, канатымда, алда!»
ДЛЯ ВЕРНЫХ СЛУГ НЕТ НИЧЕГО ДРУГОГО…
Гадел өй хезмәтчесе нәрсә эшләсен,
Ишекнең янында гына озак көтсен.
Капризлы теләкне әзермен үтәргә,
Озак көтеп вакытымны уздырырга.
Үзем турында сагышны әрләп әйтмим,
Сәгатьнең телләре йөрешен күзәтәм.
Ачы авыр аерылышка оршышмыйм
Билге биргәндә ишегеңнән чыгам.
Рөхсәт итмим көнләшү уй-фикерләргә,
Тыелган синең бусагадан үтәргә,
Ярлы колны бәхетле, дип мин саныйм
Бер сәгать янында бергә була алсам.
Нәрсә телисең эшлә. Мин калдым күзсез,
Күләгәсе дә юк – яшим шикләнүсез.
ИЗБАВИ БОГ, МЕНЯ ЛИШИВШИЙ ВОЛИ…
Коткар ходай, алдың минем иреклегемне,
Кыюлык итеп тикшерим буш вакытыңны.
Аннан сорап, кайчан? дип санап сәгатьне
Биләр озак вакыт та көттерәләр хезмәтчене.
Чакыр мине, үз вакытыңда уңайлы,
Аңарчы мин булырмын бик чыдамлы.
Минем өлешем – көтү, син бушаганчы,
Үземне тотам, кинәт рухланып киткәнче.
Биреләсеңме эшкә, йә күңел ачуга,
Үз язмышыңа, син үзең госпожа.
Үзеңне үзең гаепләргә син хокуклы,
Үз гаебеңне үзеңә кичерү дә урынлы.
Рәхәтлектә дә, мәшәкатьле сәгатьтә дә
Гаенләми генә сине көтәм; хәсрәттә дә.
КАК ДВИЖЕТСЯ К ЗЕМЛЕ МОРСКОЙ ПРИБОЙ…
Ничек килә жиргә диңгез дулкыны кузгалып,
Шулай ук, рәт-рәт булып сансыз минутлар,
Элеккесен үзе белән авыштырып
Чират белән мәңгелеккә ашыгалар.
Яңа туган кебек сабый ала урагын,
Ул да калмый, омтыла үсеп житергә.
Кыйшык тотылуның сынап зарарлыгын,
Сугышып алтын тажын кайтарып бирә.
Тормышның кискенлек еллары, маңгайда
Озынча итеп буй-буй сызыклар сыза.
Яхшы сулыш алганнар, барысы жирдә
Озакка ятып кала толымы астында.
Вакыт себереп бетерми юлларымны,
Үлемнән соң белмим, кайда буларыңны!
ПРО ЧЕРНЫЙ ДЕНЬ, КОГДА МОЯ ЛЮБОВЬ…
Кара төн турында, кайчан мәхәббәтем,
Беләр икән тормыш авырлыгын минем,
Кайчан еллар үтә, фәкыйрьләнә каның
Һәм кискәләп бетерер тигез маңгайын.
Ярты әйләнеп булгач, яңа яктырткыч,
Кайчан төннең өзелгән жиренә житкән
һәм һава гөмбәзе, төсләрен югалткыч,
Яңа гына кояш анда патшалык иткән.
Кара көн турында, мин корал китердем,
Сугышып үлүләрне онытыр өчен,
Сөйгән образы, сүнә бармасын өчен,
Ә ерак токымнарына үрнәк булсын өчен.
Корал – ул кара юлы. Анда төрле төсләр.
Озак кына, гасырлардан артык яшәр.
МЫ ВИДЕЛИ, КАК ВРЕМЕНИ РУКА…
Без күргән идек, ничек вакытның кулы
Йолып алып тәртипкә сала вакытны,
Ничек сала горур башняны гасыр буйы
Мең еллык авырлыклар боза бакырны.
Карыш-карыш илләрдән, яр буендагы,
Жирен киметер диңгез дулкыны,
Шулай коры жир дә талый океанны,
Керем белән яхшы ябыла чыгымы.
Ничек көннәр өзлексез әйләнеп тора,
Королевство таркалуга якын тора…
Сәгате житкәч, бары да әйтә шуны –
Вакыт алып китә минем шатлыгымны.
Ә бу – үлем! … Хәсрәтле минем өлешем,
Нинди ватылучан бәхеткә мин иямен.
ЕГО ЛИЦО – ОДНО ИЗ ОТРАЖЕНИЙ…
Аның йөзе – кире кайтаруның бересе,
Элегерәк, кайчан тормыш тыныч иде,
Язгы чәчәк кебек иреклектә үсте,
Килешмәгән ялган төсләр алмый иде.
Ул заманда зиратның кабыргасында
Берәү дә шаулап тынычлык бозмый иде,
Онытылган алтын кебек, сары чәчне
Икенче берәү башына элмиләр иде.
Аның йөзе кешелекле һәм инсафлы,
Авызлары ялган буяудан мәхрүм ителгән.
Язында, бурычка алынган, юк яшел үлән
Шулай да, яңалык таламый картлыкны.
Аны табигать саклый тиңләштерергә,
Гүзәл дөреслекне ялганлап бизәргә.
СЕДИНЫ ВАШИ ЗЕРКАЛО ПОКАЖЕТ…
Көзге күрсәтә чал-чәчле булуыңны,
Сәгать – алтыныңны югалткан минутны.
Ап-ак кәгазь битенә юлларым ятырлар –
Һәм сезнең фикерне күрерләр, укырлар.
Жыерчыклар юлыннан, дөрес пиаладагы
Без исәпләп барабыз югалтуларны.
Сәгать тавышының акырын шыртлаганы
Астыртын мәңгелеккә агыза вакытны.
Озакка саклагыз йөгрек сүзләр белән
Истә калдырып булмаганның, барын.
Үзегез оныткан балаларны, күптән,
Бер-вакытта сез юлыктырырсыз тагын.
Ничек еш кына бит, бу табылган юллар
Безгә серле, бәя биргесез, дәресләр.
КОГДА МЕНЯ ОТПРАВЯТ ПОД АРЕСТ…
Кайчан мине кулга алып жибәрәләр
Түләүсез, отстрочкасыз, залог алмый,
Зур таш куймый, кабергә крест та куймый
Миңа истәлек булыр бу шигырь юллар.
Ничә мәртәбә шигыремнән табырсың
Сиңа тиешле, нәрсәләрнең барысын.
Жиргә эләгүе генә мәетнең калсын, —
Югалтып мине, аз расход чыгарасың.
Минем яхшы ягым синең белән була,
Үлем, тизлектә аккан язмыштан ага.
Иң төбендә генә калган калдыклары,
Ул хәер сорап йөргәннәрнең соравы.
Сыңган чүмечнең сырпаклары – аңа,
Минем жаным һәм минем вино – сиңа.
УВЫ, МОЙ СТИХ НЕ БЛЕЩЕТ НОВИЗНОЙ…
Таң калдырмый шигырем яңалык белән,
Көтмәгән үзгәреш төрлелеге белән.
Әллә эзләргә миңа башка бер сукмакны,
Яңартып гажәп берләшкән күз карашны.
Мин кабатлыймын тагын элеккеләрне,
Килеп житәм яңадан иске киемнәрдә.
Әгәр исеме белән атасаң кешеләрне,
Һәрбер сүз яраша миңа шигырьләрдә.
Болар шунлыктан, мин яңа баштан нигә
Бер үк задачаны тырышам чишергә.
Мин, мәхәббәтем, синең турыда язам,
Шул йөрәкне, шул ук көчне сарыф итәм.
Шул ук кояш йөрә минем югарылыкта,
Бәлки, ул да шаккатырмый яңалыкта.