ОЛЕГ КОШЕВОЙ стихи перевод на татарский язык

ОЛЕГ КОШЕВОЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Cтихи из книги Е.Н. Кошевой «Повесть о сыне».
Стихи сына, Героя Советского Союза Олега Кошевого, в переводе на татарский язык Абдулкаримова Найля.

Олег Васильевич Кошевой (1926 ел, 8 июньдә туган) – 1942-1943 елларда яшерен эшләгән; «Молодая гвардия» исемле, подпольный антифашист комсомол оешмасында катнашучы, оештыручы да була. Ул, гитлер армиясы басып алган Ворошиловград обл. Краснодон каласы, Украинада.
Олег Кошевойдан башка, Ульяна Громова, Иван Земнухов, Сергей Тюленин, Любовь Шевцова – молодогвардеец геройлары.
1943 ел, январьдә немецның хәвеф-хәтәрсезлек службасы тикшереп артларына төшә. Олег Кошевой фронт линиясын үтеп чыгарга уйлаган икән. Фашистлар кулына эләгә. Обыск эшләп пистолет табалар. Участник подполья дип күрсәткән таза бланкалар һәм киеменә тегелгән Комсомольский билеты.
9 февраль 1943 ел газаплап, шаулап торган урманда атып үтерәләр.
А.А.Фадеева «Молодая гвардия» романында, 31 январь булып күрсәтелгән. Советлар Союзы Герое званиясы аңа тиз генә, 1943 елда посмертно бирелгән.

* * *
Чанабыз әйләнеп төште,
Егылып сугылам – хлоп!
Тәгәрәп барып шуып китте,
Тау астында бит – сугроб… –


* * *
Ржищев өлкәсен бик яраттым,
Ямьле, Днепрга охшаттым.
Киңәеп агуына сөендем,
Илемне сагынып көендем.
Рәхәтләнер идем көймәдә
Жәелгән су иркенлегендә.
Беренче мәртәбә мин анда —
Күрәм искиткеч булуын да.
Балык ауларга мин яратам
Мәктәп иптәшләрем белән.
Үзем балык шулпасын пешерәм,
Бәрәңге, карась балыгы белән.


* * *
Чәчәк тә чәчәк – кыр буенда,
Югары кара – зәңгәр һавага.
Кояш көлемсери табигатька,
Тынычлык, иркенлек һәр якта.

Кыйммәтле, туйдыручы ана —
Нинди матур башаклы дала!
Гәрәбә бөртекләре күреңгән —
Башын югары күтәреп өлгергән!


* * *
Яшь барабанчы арабызда,
Коралын кысып күкрәгенә,
Ашыгып бара ул һөжүмгә дә,
Большевистик ут йөрәгендә.


* * *
Ие, життек ариецларга,
Билгеле – бик авыр көннәр!
Йөгереп кача мальтиецлар
Өсләрендә әллә ни киемнәр.

Берсе бүректә, берсе кепкада,
Хатын яулыгы да башларында.
Бер ариец янчелеп, кыйналып,
Кибеп беткән жиргә егылып.

Нәрсә син, фашист-прусский,
Бөтен илне яулап аласыңмы?
Безнең халыкны, данлы русский,
Кол итергә уйладыңмы?

Барып чыкмады, чыкмый да,
Бик күп суктык, тагын сугабыз!
Гранат, ”катюша”, ”андрюша” бар,
Тәнегездән порошок та ясарбыз!


* * *
Безнең сөекле, горурлы жиребезгә,
Безнең тыныч туган өлкәгә,
Безнең бәхетле Илебезгә,
Фашист кабахат һөжүм итте.

Барыбыз бер булып корал алыйк,
Сугышта кулыбыз калтырамас бердә!
Безнең каныбыз һәм күз яшебезгә,
Тулысынча алардан үч алыйк!


* * *
Жәфа, газап чигүне күрә-күрә,
Безгә, яшәргә ярамый дип саныйк.
Булыгыз, тиз! Кичегеп калмыйк,
Тылда дошманны кыра башлыйк!

Мин үз уйымны, тормышка ашырам.
Үз жанымны илемә тапшырам.
Үз халкыбыз, үзебезнең яраткан —
Советлар Союзы өчен сугышам!


* * *
Мин ант итәм кыйммәтле илемә:
Үз жанымны салып, сине саклыйм.
Илбасар немецны, тупас, залим
Юлыккан жирендә юк кылыйм!
Туган үз халкыма ант итәм:
Дошманнан аяусыз үч алам!


* * *
Cин, кардәшем, артка кара:
Немец китерде күпме бәла-каза!
Ачлык, үлем, каберләр һәр якта
Аларның үткән юлларында.

Син, туганым, дошманнан ал
Хәсрәтләреңә, күз яшьләреңә.
Газапланып үлгән улларыңа,
Советлар Союзы балаларына.

Елама, үч ал гына, әнием, әни!
Якты көннәребез кире кайтыр.
Дөреслек, бәхет һәм алтын нурлар
Жиребез өстенә балкып чыгар!


* * *
Дус кыз, хәрби жырларны жырла,
Моңсуланма да, син кайгырма.
Тиздән кайтырлар дусларыбыз –
Кызыл-канат бөркетләребез.

Кайтып ишекләрен ашырлар,
Идән асты, зинданның да.
Күз яшьләр дә кояшта киберләр,
Синең керфек очыңдагысы да.

Киредән син буларсың ирекле,
Беренче майдагы кебек, күңелле.
Дус кызым, барасыңмы үч алырга,
Без яраткан, сөйгән крайларга?