МУСА ЖӘЛИЛ
(15.02.1906 – 25.08.1944)
Муса кебек чын батырлар
Жир йөзендә бар микән?
Шулай илен, халкын сөйгән
Батыр егет күп микән?
Авыр тормыш күреп үскән,
Эссегә, салкынга күнгән.
Кеше белән сөйләшә белгән,
Эшләсә — белеме житкән.
Күп тоткыннар арасыннан
Австриец Андрены тапкан.
Аның белән фикерләшеп,
Кирәгенчә дуслашып,
«Илемә хәбәр житкезә күр»дип,
Шигырьләрен тапшырган.
Язган Н. Абдулкәримова
МУСА ЖӘЛИЛ (Залилов) Мустафович 1906 елда, Оренбург губерниясында туган. Әтисе иртә дөньядан китә. Әнисе бик түземле, нык характерлы, улының жан-байлыгы үсүенә тәэсир итә. Авыр гына тормышта, ярлылыкта үсә. Әнисенең кер юып алган хезмет хакы бик аз була. Яхшы укып, »Хөсәния» исемле атаклы мәктәпне бетерә. «Кызыл йолдыз» газетында аның беренче мәкаләсе чыкканда, аңа 13 яшь кенә була. 1922 — корылык ел, авылда ачлыктан үлгәннәр күбәя. Муса Казанга китеп, бераз вакыт сукбайлар арасында тинтерәп йөрә. Аннан рабфакка кереп урнашып, укый башлый. Соңрак МГУ-ның Литература факультетын бетерә. 1931-1932 ел. балалар журналы редакторы була … Мәскәү Дәүләт консерваториясында Әдәбият бүлеген башкара, Казан опера театрында эшләгән еллары бар. Муса Жәлил «Алтынчәч», »Ильдар» операсына либретто яза. 1939 елда Татарстан Язучылар Союзының рәисе булып ук сайлана.
1941 елда сугышка чакырыла. Озата баручылар поезд кузгалганда, күзләрен сөртә-сөртә, Муса Жәлилнең жырын ишетеп көлешәләр:
… Үз башына булса икән
Бу Гитлерның ярсуы.
Армияда Төнъяк-Батыш Волховский фронтта, «Отвага » газетына Мусаны корреспондент итеп куялар. Кайда, нәрсә булып ятканын вакытында белеп, материал жыеп газетны чыгару уңай булмый.
Ул, бала чагында ук музыка яратып, жыр, романс язырга күңел куя. Аның бу белгечлеге фашистлар кулында әсирлектә булганда, концерт оештырып, тоткынлыкка төшкән ир-егетләргә шигырьләр биреп, жырлатып, кирәкле жирендә жырның сүзләрен үзгәртеп, патриотик вазифасын үтәп, фашистны «эчтән черетергә» кирәкле була. Тегеләр татарча белмәгәч, аларга үзебезнең жиребезне, туганнарны сагынып жырлыйбыз дип аңлаткан булалар икән. Сталинград сугышыннан соң немецның армияга жибәрер яшьләре азая. Әсирлеккә-пленга төшкән, татар, башкир, мордва кебекләрне «Руслар башка халыкны рәнжетә» дигән булып, төрле легионнар оештыралар. Советлар Союзына каршы тәрбияләп, аларны фронтка жибәрергә уйлыйлар. М. Жәлил һәрбер легионнан 1-2 кешене табып, концертта үз шигырьләрен биреп укытып, үз Ватаны өчен армый-талмый көрәшергә чакыра. Сугышка жибәргән беренче легион немецның үзләренә каршы корал тотып, партизаннар ягына чыккан.
Сугыштан соң чит илләргә, Германияга тиешле кешеләр жибәреп, архивларны тикшереп, фото рәсемнәр карап, гуаһ-раслаучылар белән күп сөйләшеп, дөреслекне белеп, унике елдан соң гына, 1956 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
(Рәсми хәбәрләр : Музей квартира М.Джалиля – w 1464, официальный сайт www.tatar.museum.ru/ Jalil/ default.һtm)
Казакстан шагыйре Жанат Бесбаев Муса Жәлилнең батырлыгына хайрән калып, 2009 елда «… Муса Жәлил исемен тагын да яңғыратамын« дип, «Соңғы сағат, соңғы жырлар» исемле қазақча китап чыгара. Үзем Муса Жәлил турында күп укыған булсам да, бу китапны қызыгып укып, 2-3 ай эчендә, бераз ахырын үзгәртеп, китап башында Мусаның кем икәнлеген аңлатып, үз шигыремне кушып, Ж. Бесбаевның язганнарын татар теленә тәржемә иттем.
Кадерле укучылар, Сезгә китапның кайсыбер юлларын тәкъдим итәм:
Кешеләр йоқлап ятканда
Дошман һөжүмгә ташланды.
Олы Ватан сугышы
Менә шулай башланды…
Чабата бәйләп аякка,
Казаннан киттек еракка.
Каргалы чуваш авылында
Керештек окоп казырга.
Кырык градус аязда –
Чатлама суык көннәрдә.
Су үтеп юка итектән,
Киптерүгә куйганда
Сыңары янып киткән дә,
Чылгау урап аякка
Башкалардан калышмый
Йомышымны ялгадым …
Жаным! Бәгырем!
Икмәк кадерен белегез.
Үткән сугыш елларында
Йөрәк кенә ялгарлык та
Табылмады бер чеметем.
Пешкән тагам түгелеп,
Ач калды миллион адам…
Үртәнде урман, агачлар
Юк булды күп калалар.
Өй-йортларын югалтып
Елады бала, аналар.
Сөйгәненнән аерылып,
Елады кыз-киленнәр.
Кулына корал ала алмый
Үзенең Илен яклый алмый
Кайгырды карт бабайлар …
Якыннарыннан аерылып,
Елады жисер аналар.
Ялан аяк, ялан бот,
Кара йомышка, тоткынга
Юнәлтелде чит илгә
Унбиш яшәр балалар.
Дошман йомшатып жегәрне
Яулап алмакчы Мәскәүне.
Ике-өч айның эчендә
Мәскәүгә якынлады, … да
ТАНАУЫ ЯУНЫҢ
ТЕРӘЛДЕ!
………………………………………..
Андре:
Ә әманәтең? Соңгы сүзең?
Нәрсә тапшырасың?
Муса:
Әманәтем – Туган телем —
Куйнымдагы ике дәфтәр.
Илемә житкез син шуны!
Мин үземне таптадым,
Мин Илемне сатмадым!
Мин телемне сакладым! …
Палачлар килә якынлап
Тиз, тиз, тиз кәгазь тап!
Балта астында булсалар да
Батырлар илен сатмады.
Минем сүнмәс жырыма
Дошман балтасы батмады …
Муса белән бергә утырган
Катар камерадагы берәү –
Итальян гаскәре
Рениеро Ланфредини
1944 ел 25 августа
Таңгы сәгать алтыда
Мусаны күргән соңгы рәт –
Хушлашкан көлемсерәп;
Жилкәсеннән басыңкырап,
Аны бөгеп, явыз жәллад
Алып киткән жилкәләп …
……………………………………………….
Казнь 65 еллыгына багышлап язылган
«Муса Жәлил батыр» китап
авторы Наиля Абдулкәримова
Алматы