ДАНТЕ АЛИГЪЕРИ
(1265-1321)
ТАК БЛАГОРОДНА, ТАК ОНА ЧИСТА…
Шундый турылыклы, ул шундый таза,
Сәлам бирәсең син юлыкканда,
Йөзең күтәрелми жавап бирергә,
Иреннәрең кала телсезлектә.
Бушка гына куаныч тудыра,
Килә киемендә, тынычлыкта,
Күрсәң, тоела гажәп төш булып,
Һавадан төшкән өметең булып.
Ерактан, ишектән генә күрсәң дә,
Күздән татлысы йөрәккә үтә дә,
Сыналган сиземнәр идарә итә.
Мәхәббәт жан — әллә шулай тоела? –
Көттереп авызыннан агым ага:
“Cулыш ал, жан” дип әйтә жанына.
ВСЕ ГОРЬКОЕ В НЕБЫТИЕ УХОДИТ…
Ачы нәрсә барыда китә юклыкка,
Зиһенне хәйләләсәң дә юлыкканда,
Ә Амур тагын мине каушата:
”Йөгереп яшерен – тик үзең карама!”
Йөзеңнең төсе, йөрәктән барлыкка килә,
Ничек яшим? Бары эчтә өзелә,
Бик нык дерелдәп туңу мине бетерә;
Ташлар ”Хурлыктан үләрсең!”дип әйтә.
Һәркемгә кичерү юк, тоткарлана да,
Жаным авыра дип, ул тынычлана.
Ихлас күңелле дусы, юк бит янында.
Сез кызганудан табасыз көлкене,
Күрә торып, минем аяныч хәлемне,
Минем төрем, эзләп тора үлемне.
О БЛАГОРОДНЫЕ СЕРДЦА, ВНЕМЛИТЕ…
Карагыз әле, йөрәкләр намуслы;
Аның сулышын! Тотып буламы?
Үлер идем, чыннан сезгә әйтәм,
Йөгереп килеп аларга терәнмәсәм.
Үзегез уйлагыз, күз яше нигә?
Ничек чик куям хәсрәтләнүгә,
Югалтып елап үземнең байбикәне,
Инде ничек табам бәйләнгеч жепне?
Төнге тынычлыкта, көндез юксынып,
Ялгыз аны чакырам үтенеп, ялынып,
Һава өлешенә лаеклы күреп.
Тормышны каргыйм вакыты белән,
Ышанычсыз ятимлеккә төшкән,
Хәсрәткә баткан жаным исеменнән.
CЛЕЗАМ ТАК ДОЛГО И В ТАКОМ ОБИЛЬЕ…
-”Бик күп һәм озак күз яше түгәсез,
минем күзләр; яшь агызып куясыз.
Ул түгел, ә үткәннәр турында сүз,
Чит кешегә аяныч буласыз, сез.
Cез ирекле түгел аны онытырга?
Туры килде, сезне эштән бүлергә.
Аның хыянәтен исегездә тотып,
Сез бит яшь түктегез шуны уйлап.
Сезне эзли ханым, куркыныч карашта,
Куркудан яшәп булмый тынычлыкта.
Шуңа күрә, торам мин сакчылыкта.
Саклагыз дөреслек, байбикәгезгә,
Үзгәрмәгез сез, гөмере узганга”, —
дип, йөрәк авыр сулап, әйтә күзгә.
ВСЕ ДУМЫ – О ЛЮБВИ, О НЕЙ ОДНОЙ…
Уйлар барысы – мәхәббәт һәм аның турында,
Алар охшамыйлар нигәдер бер-берсенә,
Шулай менә, мәхәббәт көче өстенлек итә,
Ә теге минем өстемнән куркуны куерта.
Ә, ышанычның ягымлылык кылы да анда,
Нәрсә эшләргә? Күз яшь сәбәбе дә анда.
Йөрәкнең тибүе генә бит якынлаштыра:
Ялварып һәм үтенеп ничек булса да.
Нинди генә фикерне миңа сайларга?
Ышанычлы сүзләрне кайдан алырга?
Мәхәббәттә борчу бар, кирәк күрергә.
Төрле килешсез уйларны ничек бәйләргә;
Минем дошманча кирәк жәлеп итәргә —
Шәфкатьле Мадонна кочагына эләгергә.
Я ЧАСТО РАССУЖДАЮ – НЕТ, НЕ ДИВО…
Гажәп түгел, юк! Мин еш кына уйланам,
Йөзем белән йоклап ятып, ничектер сүндем
Һәм үземне аяп, хәсрәттә пышылдыйм:
“Бер генә рәт-ме моны баштан кичердем?”
Амур житезлек белән һөжүм итә ала,
Көтмәгәндә — шул, үлергә якынлашканда,
Миндә бер генә сизем, тере чагымда,
Бер генә бит фикер, ул аның турында.
Шуны сизеп, соңгы көчтән аерылам,
Мин сезгә барам, сакларсыз дип ышанам,
Сезне күреп – шулай үземә булышам.
Сезгә карарга уйлап, күземне күтәргәндә,
Йөрәгем тиз генә тетрәнеп селкенгәндә,
Жаным минем очарга омтыла, әллә кайда.
Абдулкаримова Найля Алматы 2015