План буенча, 2030-нчы елга бетерә торган эшләр эшләнеп, планыбыз нәтижәсе яхшы булуына, хайрән калдык. Утызынчы елга әле күп вакыт бар бит. Андый зур эшләр эшләнгән дип уйламый идек. Шулай, 2050-нче ел стратегиясы да үз вакытында кирәгенчә башкарылып бетмәсме? Ул Илбашы Нурсолтан Назарбаевның тагын бер онытылмаслык осталыгы, эшне бик яхшы башкара алуга ирешкәнлеге булыр. Исән булып, хәзерге тырышлыгы белән киләсе елларда, читен мәсьәләләрдән, кыенлыктан ничек булса да үтеп, башкаларны үзенә ияртә алып, Правительство эшне башкара алса, мөмкин планыбыз тулысынча үтәлер дип уйлыйсы килә… Тынычлык заман булсын. Илебез аз гына еллар эчендә алга китте. Казахстан – илле алга киткән илләрнең берсе булды. Житәкчелек итеп, башлап, саммитлар үткәрә. Анда барча илләргә кагылышлы мәсьәләләр карала. Лондонда узган спортив ярышның нәтижәләренә халык куанып, ул ярышларга йомгақ ясап, ничә көн подытожить итмәдекме? Казахстан тагын да көчлерәк, қуәтле, зур авторитетлы ил булуы мөмкин.
Илебезнең алга баруы, халыкның тырышып эшләвендә тора. Халыкның аңы, сознаниясы ничек булыр. Гадел, турылыклы юлда йөргәннәр, күп уқып, ятып-ябышып эшләгәннәр кирәк. Президент Назарбаев яшьләргә таяна, ә алар акырынлап кузгала башлаган төсле.
Теге елларда, Советлар Союзы вакытында, сугыштан соң да, халык, хатын-кызлар илебезне аякка бастырабыз дип, үз вакытын, көчен аямый көннән-көнгә, елдан-елга план арттырып эшләделәр.
Мәсәлән, Ленинградның жеп эрләп, тукучылары 1-нче июль планын, ике ай элегерәк, 9-нчы май бәйрәменә үтәп, аның өстенә тагын 400 мең метр ткань артык тапшырган (1946 ел “Правда” газеты, 38 )
Бездә жиңел тормыш эзләп, өстәл артында утырып кына команда биреп, житәкчелектә өстенлек күрсәтеп эшләргә яратканнар хәзер дә аз түгел, элекке елларда да күп иде. “Интеллигент булам” дип авылда яшьләрнең мактанып сөйләшүен ишетә идем.
Телевизордан “акционер булам ” дигән баланы күрсәтәләр. Кечкенә чактан уй, фикере алга караса, акционер да булыр, теләсә миллиардер да булыр. Чөнки, элек физически, кара көчеңне салып эшләп, акыл байлыгын табырга кирәктер. Аң байлыгың көчле булып, акны карадан аера белеп, үзенә дә, иленә дә күп файда китерерлек кеше булып үсергә кирәк.
Эшсез йөргән кешенең, ялкаулыктан начар юлга төшкәннәре дә була.
Бернинди үзеңә эш тапмасаң,
Аунап ятып, эштә катнашмасаң –
Үзеңне үзең эшкә салмасаң,
Файдасыз үтә тормышың.
Хәзер яшьләрнең кулыннан сөйләшү кораллары төшми. Эшне куйып, телефон белән мавыгалар. Кайда барсаң да, кибеттә дә, аптекада һәм башка урыннарда да, сүзләре беткәнне көтеп торасың.
Кеше сизми үзенең бозыклыгын,
Шуны белдерсәң иде.
Ялкаулыкның яманлыгын
Миенә житкерсәк иде.
Үзеңне үзең аямый эшләсәң,
Колак салырлар сүзеңә.
Бер тел түгел, өч телне бел,
Кирәк булыр үзеңә.
Ничә телне белгән кеше,
Эшсезлектән борчылмый.
Кайда барса да эш табыла
Эшләмим дип кайгырмый.
Халыкаралык язучылар союзы әгъзасы, Наиля Абдулкәримова